Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең тантаналы җыелышында катнашты
2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров чакыруы буенча, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең тантаналы җыелышында катнашты, чара Россиянең бу оешмага керүенә 60 ел тулуга багышланган иде.
1954 елның 21 апрелендә СССР ЮНЕСКОга керде. 1991 елның декабреннән Россия бу оешмада. Россиянең ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек юнәлешләрен, 1992 елның августында оештырылган ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе билгели. ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең рәисе вазифаларын Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров башкара.
Бүген тантаналы җыелышны ачып, Сергей Лавров Мәскәүгә юбилей чарасына килгән ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокованы, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе вәкилләрен сәламләде. “Безнең өчен быелгы юбилей –ЮНЕСКО максатлары һәм принциплары буенча эшләүне раслау өчен чираттагы мөмкинлек. Безнең ил – бу Оешманың иң актив әгъзаларының берсе – аның линиясе буенча гамәлгә ашырылучы проектларда катнаша”, - диде ул.
Сергей Лавров сүзләренчә: “Бүген Россиядә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникацияләрнең үсешен ЮНЕСКО катнашыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Нәкъ шулай ук Россиядән башка Оешманың күп проектларын гамәлгә ашыруны күз алдына китерү мөмкин түгел”.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.