Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Татнефть” ААҖ нең Директорлар советы 2008 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады
2009 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
26 нчы мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.
Анда “Татнефть” ААҖ нең гыйнвар һәм февраль өчен бюджетны үтәү нәтиҗәләре каралды, апрельгә һәм 2009 елның икенче кварталына бюджет расланды, “Татнефть” ААҖ нең 2008 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Компаниянең нефть чыга торган урыннарында 25 миллион 766 мең тонна нефть табылган, бу узган ел күрсәткеченнән 0,1 процентка артыграк, планнан тыш 366 мең тонна нефть чыгарылган. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру методларын куллану хисабына 11,7 млн. тонна нефть табылган, бу нефть чыгару күләменең 45,2 процентын тәшкил итә. Бер уңайдан чыгарыла торган газ күләме 762 млн. кубик метр тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткеченнән 3,2 процентка артыграк. Җиңел углеводородларның киң фракциясе 288 мең тонна эшкәртеп бирелгән. Хисап чорында 328 нефть чыгару скважинасы файдалануга тапшырылган, алардан 382 мең тонна нефть чыгарылган.
2008 елда Ашалчы чыганагындагы тәҗрибә-сәнәгать эшләре барышында өч пар горизонталь скважинадан 12,7 мең тонна үтә үзле нефть чыгарылган. Чыганакны эшкәртә башлаганнан бирле, 19,7 мең тонна нефть табылган.
Хисап чорына Татарстан Республикасыннан читтә 19 скважина борауланган. 294 мең тонна нефть чыгарылган, бу узган ел күрсәткеченнән 50 процентка артык.
Төяп җибәрелгән продукцияне сатудан кергән брутто кереме - 371 млрд. сум, нетто кереме (өстәлгән кыйммәткә салым һәм экспорт пошлинасын исәпкә алмыйча) 219 млрд. сум тәшкил иткән, бу 2007 елга караганда 11,4 процентка артыграк. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, салым салуга кадәр 50 млрд. сум керем алынган. Бюджетның төрле өлкәләренә керткән түләүләр һәм исәпләп чыгарылган салымның гомуми суммасы 243,9 млрд. сум тәшкил итте, бу узган ел күрсәткеченнән 39 процентка артыграк. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 19,4 млрд. сум өстәлгән.
Инвестиция программасы нигезендә хисап чорында 22,2 млрд. сум кертелгән, бу узган ел күрсәткеченнән 39 процентка артык. Файдалану һәм тикшерү максатыннан бораулауга кертелгән инвестицияләр 7 млрд. сум тәшкил иткән.
Утырышта шулай ук “Татнефть” ААҖ нең социаль сәясәте турында мәгълүмат тыңланды. Шунысы билгеләп үтелде: Компаниянең бу өлкәдәге эшчәнлеге системалы характерда, һәм ул нәтиҗәле, куркынычсыз эш урыннары булдыруга, хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль яклануын тәэмин итүгә, хезмәткәрләрнең өзлексез һөнәри үсешен булдыруга, мондый эш алып барылган төбәкләрдә имин социаль хәлне саклап калуга юнәлдерелгән.
Директорлар советы шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләрен дә карады.
“Татнефть” ААҖ матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз