"ТАИФ" ААҖ дивидентлар түләүгә 2013 ел нәтиҗәләре буенча чиста табыштан 15 % юнәлдерәчәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә "ТАИФ" ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев хәбәр итте. Компаниянең Директорлар советы утырышыннан соң үткәрлгән матбугат конференциясендә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнаштылар.
Рөстәм Сүлтиев хәбәр иткәнчә, Директорлар советының яңа составы 10 кешедән тора. Бу Ольга Игнатовская, Владимир Пресняков, Александр Раппопорт, Гүзәлия Сафина, Рөстәм Сүлтиев, Тимур Сүлтиев, Александр Фридман, Руслан Шиһабетдинов, Альберт Шиһабетдинов, Радик Шаймиев.
2013 ел нәтиҗәләре буенча капиталь салулар күләме 23,4 млрд. сум тәшкил итте.
Матбугат конференциясе барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, "ТАИФ" - Татарстан Республикасы өчен генә түгел, ә Россия өчен дә иң эре компанияләрнең берсе, ул бүгенгә 1,4 млн. тонн пластмасса, 640 мең тоннадан артык каучук җитештерелгән, эре нефть эшкәртүче, шулай ук нефть эшкәртү һәм нефть химиясе белән бәйле булмаган башка бизнеслары бар һәм аларны үстерә.
Компания авыр конкурентлы шартларда эшли, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, чөнки бу катлаулы базар, Европада икътисад үсеше темпларының акрынаюы сизелә, шулай да компания куелган бурычларын үти, яңа производство көчләрен гамәлгә кую ңше алып барыла. «23 миллиардтан артык инвестицияләр бу компания яши генә түгел, ә үсеп тә тора, - дип әйтә Рөстәм Миңнеханов. - Бүген өч эре проект гамәлгә ашырыла. Бу авыр клдыкларны тирән эшкәртү комплексы, аны якындагы ел-елъярымда тәмамларга кирәк, икенче проект - 1 млн. тоннага этилен комплексы, өченчесе - ТЭЦ-3не модернизацияләү. Болар барысы да - эре инвестицион проектлар, алар компания эшенә генә түгел, ә бөтен республикага да уңай тәэсир итәчәкләр».
Мин бу команда эшен югары бәялим, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Татарстан сәнәгате өчен АКШ һәм Европа Берлеге илләренең Россиягә карата санкцияләренең мөмкин булган нәтиҗәләре турында фикерен белдерде.
«Бөтен бу санкцияләр – сәясәтчеләр көрәше, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Һәр илнең үз геосәясәт бурычлары бар, аңлашыла ки, Россия бүген көнбатыш дөнья әйтеп торган бөтен нәрсә белән дә килешә алмый. Бу барысы өчен дә начар, бигрәк тә - безнең көнбатыш партнерлар өчен. Чынлыкта, бер генә бизнес-партнерыбыз да рәсми рәвештә бездән баш тартырга җыенмый, бу бит аларның базарлары. Бүген Россия базары - үсә торган базар, без иң заманча технологияләрне сатып алабыз, иң яхшы көчләрне җәлеп итәбез. Шуңа да мин монда бернинди куркыныч нәрсә күрмим. Мин көнбатыш партнерларыбыз үз бизнесларына зыян салганлыгын аңлар дип ышанам. Сәясәтчеләр сәясәт белән шөгыльләнергә тиеш. Алар бизнеска зыян салырга түгел, ә ярдәм итәргә тиеш. Бизнес-партнерлар арасындагы элемтәләр сәясәтчеләрне якынайтырга тиеш. Безнең үз ихтыяҗларыбыз бар, һәм Россия Президенты карашы төгәл, яңалыклар юк. Россия Президенты төгәл әйтте: без бернинди җавап чаралары күрмибез, киресенчә, әйдәгез эшик, хезмәттәшлек итик, дибез».