Татарстан Президенты Анталья Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе белән очрашты

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан делегациясе әгъзалары Төркия провинция Антальянең Сәүдә-сәнәгать палатасы Директорлар советы рәисе Четин Осман Будак белән очрашты. 

Анталья Сәүдә-сәнәгать палатасы штаб-фатирында очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Дәүләт туризм комитеты рәисе Сергей Иванов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агеев катнаштылар.

Анталья Сәүдә-сәнәгать палатасы Директорлар советы рәисе Четин Осман Будак Татарстан делегациясе әгъзаларына палата турында сөйләде. Анда 57 мең эшмәкәр керә.  Антальяда туризм һәм авыл хуҗалыгы бизнесның төп юнәлешләре булы тора. Узган ел төбәктә 120 млн чит ил туристы булган.

Четин Осман Будак сүзләренә караганда, Антальяда сәнәгать көчле түгел, әмма төбәк җитәкчелеге аны үстерүне максат итеп куйган. Провинциянең үз махсус икътисади зонасы да бар, анда яхталар җитештерәләр.

Бүген Антальяда Татарстан-Төркия форумы уңышлы булачак, ди ассызыклады Четин Осман Будак. “Безнең провинция актив үсеш ала, эшмәкәрләргә яңа юнәлешләр һәм үсеш өчен базарлар кирәк”, - дип белдерде Төркия провинциясенең Сәүдә-сәнәгать палатасы Директорлар советы рәисе.

Татарстан Президенты сүзләренә караганда, Россия белән Төркия бизнесын үстерү мөһим. Ә Россия базарында Төркия бизнесын үстерү өчен Татарстан уңайлы урын. “Бүген Төркия компанияләре Татарстанда актив эшли, бу юнәлешне дәвам итү кирәк. Моның өчен без Төркия Республикасы төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерәбез”, - диде ТР Президенты.

Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан белән Төркиянең мөнәсәбәтләр активлыгы Татарстан шәһәрләре белән Истанбул арасында даими авиарейсларның тулы булуында да күренә. Җәй чартер туристлык рейслары да тулы оча.

“Әмма туризмны киләчәктә дә үстерергә кирәк, туристлык агымы безнең илгә килергә тиеш. Бездә кызыклы объектлар күп һәм безгә Төркия туристларын Татарстанга җәлеп итү өстендә эшләү зарур”, - ди белдерде Рөстәм Миңнеханов.

“Анталья потенциалы зур һәм без аны файдаланырга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International