Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Татарстанның ике районында язгы-кыр эшләренең барышы белән танышты
2014 елның 4 мае, якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарында язгы-кыр эшләренең барышы белән танышты. Татарстан Хөкүмәте башлыгын ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Илдар Халиков хуҗалыкларның чәчү бара торган кырларын карады, шулай ук ике районда да авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Кама Тамагы районының агросәнәгать активы белән очрашу Олы Шәмәк авылы янындагы “Содружество” хуҗалыгы кырларында булды. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе “Ак Барс Агро” холдинг структурасына керә һәм районда иң зурлардан санала. Хуҗалыкның сөрүлек җирләренең гомуми мәйданы 19 мең гектар тәшкил итә.
Тәтеш районы буенча чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 83 мең гектардан артык тәшкил итә. Чәчүлек мәйданының 65 %ында бөртекле культуралар, 4,4 %ында шикәр чөгендере, 5,8%ында рапс, 24,3%ында терлек азыгы культуралары чәчелгән.
Бүгенге көнгә Тәтеш районында язгы бөртекле культуралар чәчү 42%ка төгәлләнгән. Район башлыгы Валерий Чершинцев сүзләренчә, чәчүне 9 майга тәмамлау планлаштырыла.
Марат Әхмәтов Тәтешлеләрнең терлекчелектәге уңышларын да билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Тәтеш районы сөт җитештерүдә 2009 елдагы дәрәҗәгә ирешә алган.
“Без караган районнар яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Һава шартлары һәм эшнең яхшы оештырылуы язгы-кыр эшләрен тиз арада төгәлләргә мөмкинлек бирер, дип ышанабыз”, -диде Илдар Халиков.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, гомумән республикада язгы-кыр эшләре оешкан төстә һәм яхшы темпта бара, Татарстанда чәчүне 7-10 көн эчендә тәмамлау планлаштырыла.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз