Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында язгы кыр эшләре барышын бәяләде.
Чистай районында кырларны карап чыккач, делегация район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов белән бергә хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларын вертолеттан күзәтү Акъяр авылы янындагы кырда тәмамланды. Бу территориягә люцерна күпьеллык үләннәре һәм көзге культуралар чәчелгән, ул “Сөт иле “ Яңа чишмә” агрофирмасы тарафыннан эшкәртелә.
Районда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Сергей Баранов журналистларга хәбәр иткәнчә, быел, һава шартларына бәйле рәвештә, язгы кыр эшләре гадәттәгедән 2 атнага соңрак башланган. Бүген язгы бөртеклеләр мәйданнарның 38 процентына чәчелгән, барлыгы 47 мең гектарга чәчү планлаштырыла. Көн саен уртача 3 мең гектар чәчелә. 15 нче майга бөртекле культураларны чәчү тәмамланыр дип планлаштырыла. Көзге культураларга 17,7 мең гектар бүленгән, һәм хәзер алар яхшы хәлдә. Районнар федераль һәм република бюджетларыннан субсидияләр алган инде – бу якынча 25 млн.сум.
Кырда республика җитәкчелегенең һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең очрашуы булды. Киңәшмә башында район башлыгы Вячеслав Козлов кунакларга эшләрнең барышы, муниципаль районның социаль һәм икътисади хәле турында сөйләде.
Министр Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Яңа Чишмә районы оешкан төстә эшли, ләкин аның әле зур күләмдә эш башкарасы бар. Монда сөрүлек мөмкин булган дәрәҗәдә көчле файдаланылмый. Район кайбер күрсәткечләр буенча яхшы нәтиҗәләр бирә, аерым алганда, бу терлекчелеккә кагыла.
“Үсеш бар, тагын да көчлерәк эшләргә кирәк”, - диде министр, районга техник модернизацияләү программасында активрак катнашырга кирәклеген билгеләп.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы министры белән очрашу барышында гаилә фермаларына ярдәм итүне, шул исәптән булган программа аша киңәйтү мәсьәләсен сөйләште, һәм аңа бу мәсьәләне аерым карарга йөкләде.
Ул шулай ук билгеләп үткәнә, агымдагы ел, булачак сайлауларга бәйле рәвештә, җаваплы, чөнки төп программаларны сентябрьгә кадәр башкарырга кирәк.
Ул шәхси хуҗалыклар буенча эшне активлаштырырга, шулай ук мигрантлар һәм районның дин объектлары белән игътибарлырак эшләргә киңәш итте. Республика башлыгы хезмәт кешеләренең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте, алар үзләре эшли һәм авылдашлары өчен эш урыннары булдыра.
Җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең ТР Президентына һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына кызыксынган сорауларын бирү мөмкинлеге булды.