Татарстан Президенты: «Без һәрвакыт җиңүчеләребез батырлыгын олыларбыз»

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. Сәхнәдән ветераннарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады, чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары, сугыш ветераннары катнашты.

«Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләре. Сезне чын күңелемнән Җиңүнең 69 еллыгы белән котлыйм!

Кадерле ветераннар, сез авыр сынаулар аша үттегез. Барлык кыенлыкларга карамастан, сез азатлыгыбызны һәм бәйсезлегебезне саклап калдыгыз. Шул гаять кырыс сугыш елларында сез күрсәткән каһарманлык безнең өчен әле күп еллар дәвамында әхлакый ориентир булып торачак.

9 май – күз яшьле, моңсу бәйрәм. Бу көнне без олы Җиңү хакына гомерләрен кызганмаган батырларны искә алабыз. Безнең республикада бу котычкыч сугыш җиле кагылмаган гаилә юк. 700 меңнән артык татарстанлы үз Ватанын сакларга дип фронтка киткән, шуларның яртысы гына әйләнеп кайткан. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм.

Хөрмәтле ветераннар, сугыш елларында татарстанлылар уртак җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән. Республика хәрәкәттәге армиянең хәрби резервын әзерләү чыганагына әверелгән.

Сугыш елларында күрсәтелгән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен 300 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Шунысы сөенечле: легендага әверелгән Советлар Союзы Геройлары - Борис Кириллович Кузнецов һәм Сабир Әхтәм улы Әхтәмов бүген безнең белән бергә, исән-сау. Республикада Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, “Татарстан каһарманнары” иҗтимагый оешмасы, Ветераннар советы, “Отечество” берлеге, шулай ук Россиядә иң эреләрнең берсе булган “Патриот” спорт-ватанпәрвәрлек үзәге әһәмиятле роль уйныйлар. Безнең балалар һәм оныклар Бөек Ватан сугышы каһарманнарының истәлеген хөрмәт итәчәкләренә ышанабыз.

Кырыгынчы елларда җиңгәннәр арасыннан бүген республикада 89 мең кеше калган. Алар арасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, тыл эшчәннәре, блокадачылар, концлагерьлар тоткыннары бар. Безнең төп бурычыбыз – аларның һәрберсенә игътибар һәм ярдәм итү. Ветераннарга ярдәм итү, аларга адреслы медик-социаль ярдәм күрсәтү Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнүнең төп юнәлешенә әвереләчәк.

Кадерле ветераннар, без сезгә мәңге бурычлы. Бәйрәм алдыннан сезгә бәхет, көч-куәт, яхшы кәеф, сәламәтлек һәм озын гомер, тынычлык телисем килә. Бәйрәм белән сезне, Җиңү көне белән!»

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм хәбәрсез югалган Яков Волковка дип, “Кызыл йолдыз” орден таныклыгын тапшырды. Дәүләт бүләге батырның кызы Анна Талапинага бирелде. Шулай ук, II дәрәҗәле Ватан сугышы ордены таныклыгын 1944 елның августында һәлак булган Хази Рәшитов кызы Тәкыя Рәшитова алды.

Шулай ук Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов һәм Борис Кузнецов та чыгыш ясадылар.

Тантана өлешеннән соң ветераннар өчен Опера һәм балет театры сәхнәсендә бәйрәм концерты башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International