Бүгенге көнгә Татарстанда чәчү эшләре 1 млн гектар мәйданда тәмамланган, бу 2014 язгы чәчүлекләр гомуми мәйданының 58%ын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә шундый белешмәләр бирелде, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты беренче чиратта район башлыкларын үз территорияләре өстеннән очып узарга өндәде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенгә республикада чәчү эшләре 1 млн гектар мәйданда тәмамланган, бу планлаштырылганның 58%ын тәшкил итә. Иң зур процент Идел алды зонасы районнарында.
Министр сүзләренчә, уҗымлыларга игътибар итәргә кирәк, чүп үләннәргә каршы чарарлар күрү зарур.
Ул сөт җитештерү арту турында хәбәр итте. «Сөт җитештерү буенча без былтыргы күрсәткечләрне куып тоттык, 322 мең тонна сөт реализацияләнгән, бу былтыргы дәрәҗәгә карата – 103%».
Сөт сатып алуларның хакы арту сәбәпле, АСКның акчалата килере 4 ай эчендә 2013 ел белән чагыштырганда 20%ка арткан һәм 16 млрд сум тәшкил итә. Шуңа күрә, М.Әхмәтов сүзләренчә, кайбер хуҗалыклар беренче мәртәбә язгы эшләрне сезонлы кредитларсыз гына башлап җибәрделәр.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, теманы йомгаклап, язгы чәчү эшләренең бүгенге темпларын киметмәскә чакырды.
Ул шулай ук мөгезле эре терлекнең баш санын һәм сөт җитештерү дәрәҗәсен саклап калу мөһим, дип ассызыклады.
Ул аерым билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүенең рентабельлеген тәэмин итү аеруча зарур. «Бик аз хуҗалык рентабельлек һәм табыш арттыру белән шөгыльләнә. Күләм генә түгел, һәр эшчәнлек төренең рентабельлеген арттыру да мөһим», - диде И.Халиков.