Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сочида тәмамланганТөнге хоккей лигасының һәвәскәр командаларының хоккей буенча III бөтенроссия фестиваленең гала-матчында катнашты. Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин җитәкләүче «Звезды НХЛ» составында бозга чыкты.
Матчта шулай ук оборона министры Сергей Шойгу, атаклы хоккеистлар Вячеслав Фетисов, Алексей Касатонов, Павел Буре, Валерий Каменский, Виктор Шалимов, бокс буенча дөнья чемпионкасы Наталья Рагозина, күренекле бизнесменнар катнашты.
«Большой» Сочи боз сараенда «Звезды НХЛ» командасы белән Төнге хоккей лигасының һәвәскәр командалары җыелма командасы арасындагы уен «Звезды НХЛ» командасы файдасына 20:5 исәбе белән тәмамланды.
Россия Президенты Владимир Путин 11 очко җыйды. Ул 6 алка кертте һәм 5 мәртәбә алканы нәтиҗәле тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исәбендә бу матчта бер нәтиҗәле тапшыру.
Турнир Сочида 3 майдан алып 10 майга кадәр өч аренада узды.
Төнге хоккей лигасы 2011 елда В.Путин инициативасы белән оештырылган иде.