Бүген Калининград өлкәсенә эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. «Храброво» халыкара аэропортында аны Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Калининград өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре каршы алды.
Татарстан Президенты Калининград өлкәсендә булу кысаларында 1200 гвардеецка Мемориалга чәчәк сала, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашачак, шулай ук берничә туристик инфраструктура объектларын карый. Рөстәм Миңнеханов Николай Цуканов белән алга таба Татарстан белән Калининград өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек перстпективалары турында сөйләшәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы белән Калининград өлкәсе администрациясе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыруның чаралар планын имзалау планлаштыралар.
Калининград өлкәсенә эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар озата йөри.