Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калининград өлкәсенең татар общинасы вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Калининград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды.
Чарада Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Калигинград өлкәсе Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Татар общинасы активистларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов кыскача гына бөтен дөнья буенча татарларны берләштерә, татар телен һәм халкыбыз традицияләрен саклап кала торган проектлар турында сөйләде. Бу – спутник телевизионн каналы «ТНВ-Планета» - Россия төбәкләрендә, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган татар мәдәни-агарту каналы, шулай ук «Ана Теле» - татар телен интернет аша on-line режимында өйрәнү проекты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген татар телен, татар мәдәниятен, аның гореф-гадәтләрен саклап калу, аеруча Татарстаннан читтә бик катлаулы. Татарларны берләштерә торган оешмаларның берсе – Бөтендөнья татар конгрессы.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Калининград өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек регионнарны ныгытуга, икътисадны үстерүгә ярдәм итәчәк.
Татар общинасы вәкилләре сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов бүген Россия регионнарындагы татар яшьләренең, шул исәптән Калининград өлкәсеннән килгәннәрнең дә, Татарстан югары уку йортларында белем алу, җәйге тел лагерьларында ял итү һәм татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар. Уңышлы мисал итеп ул «Сәләт», лагерен китерде.
Калининград өлкәсе татарлары шулай ук Рөстәм Миңнехановка өлкәдә собор мәчетен төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр (ул Калининградның Южный паркында 2009 елда төзелә башлаган). Бүген регионда 2010 елда Зур Исаково авылында төзелгән бер генә мәчет эшләп килә (анда 150 кеше сыя).
Моннан тыш, Казан белән Калининград арасында турыдан-туры авиарейслар оештыру тәкъдиме дә яңгырады.
Татар общинасы вәкилләре шулай ук Калининград өлкәсе территориясендә Татарстан Республикасыннан иҗат коллективларының татар башкаручылары гастрольләрен һәм концертларын оештыруны үтенделәр.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен татар халкының рухи һәм мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм ныгытуга зур өлеш керткәннәре өчен татар общинасының иң актив вәкилләренә тапшырды. Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте «Кардәшләр» Калининград региональ иҗтимагый оешмасы – төрки телле мәдәният җәмгыяте рәисе Сәлимә Ягудинага да, «Туган тамыр» Калининград өлкәсенең татар һәм төрки телле халкының иҗтимагый оешмасы рәисе Вензель Сәлаховка да, «Туган тамыр» Калининград өлкәсенең татар һәм төрки телле халкының иҗтимагый оешмасы әгъзасы Хәким Биктиевка да тапшырылды.
Татар общинасына шулай ук бүләк итеп татар җырлары белән караоке тапшырылды.
Белешмә өчен:
5 мең татардан 2 меңнән артыграгы Калининградта, Багратион районында - 240 лап кеше, Черняховский районында – 230га якын кеше, Советскида- 180ләп кеше, Гусевский районында – 130га якын кеше яши.