Россия Федерациясендә урман янгыннары буенча хәлләр шәптән түгел. Быел 13 май белешмәләре буенча, Россия урманнарында барлыгы 6658 янгын чыгып, 729 мең гектар урман янган - бу Татарстан урманнарының яртысы кадәр дигән сүз. Узган ел Россия урманнарында 2150 янгын чыгып, 2 мең гектар урман янган. Бер ел эчендә янгын чыгу очраклары 3 тапкырдан да артып киткән.
“Әгәр безнең урманнар янмый икән, әле бар да яхшы дигән сүз түгел. Башкортстан Республикасы, Киров, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре һәм Пермь крае урманнары яна. Башкортстанда бүген дә бер янгын чыккан.
”Янгыннар бик җайсыз урыннарда да чыгарга мөмкин. Әмма урман янгыннарын сүндерүчеләр техник яктан да гадәттән тыш хәлләргә тулысынча әзер”, - дип ышандыра министр М.Мәһдиев.
Болар өчен федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына 35,7 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Соңгы 3 елда янгыннар чыкмау сәбәпле, ул акчалар тотылмаган, диде ул.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.