Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Вероника Скворцова Казанда эш сәфәре белән (2014 елның13-14 мае), сәфәрнең төп максаты – Казан дәүләт медицина университетына (КГМУ) 200 ел тулуга багышланган чараларда катнашу.
Бүген Вероника Скворцова «Азино» балалар клиникасында булды, Республика кан үзәген ачуда катнашты, шулай ук «Россия медицина һәм фармацевтика югары уку йортлары ректорлары советы» региональара иҗтимагый оешмасының гомуми җыелышында чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәдә Вероника Скворцова Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә булган үзгәрешләрне югары бәяләде. «Без Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңай үзгәрешләрне күрәбез, минемчә, алар бөтен илгә билгеле булырга тиеш», - диде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
Вероника Скворцова һәм Рөстәм Миңнеханов шулай ук сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча киләчәк адымнар турында сөйләштеләр, медицина хезмәткәрләренең эш сыйфаты, тармактагы җайланмаларны һәм технологияләрне яңарту хакында фикер алыштылар.