Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федарациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләре, диниара һәм милләтара татулыкны ныгыту мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алышынды.
Исегезгә төшерәбез, Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов Казанда эш сәфәрендә (2014 елның 14 – 15 мае), сәфәренең төп максаты – Россия Федарациясе Идел буе федераль округы субьектларының иң югары вазыйфаи затларының этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өчен җаваплы урынбасарлары белән семинар-киңәшмәдә катнашу (чара иртәгә, 15 майда, «Корстон»да узачак).
Моннан тыш, бүген Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов Россия Федарациясе Президентының Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте (Казан, Кремль ур., 12/20). Бу кабул итүдә алдан мөрәҗәгать иткән гражданнар катнашты. Бу юлысы мөрәҗәгатьләр нигездә ишегалларын һәм йортлар яны территорияләрен төзекләндерүгә кагылды. Гражданнар хакимиятләр игътибарын ишегалларында балалар өчен мәйданчыклар булмавына, йортлар тирәләрендәге асфальт өслекләрне ремонтлауга, шулай ук түбәләрне ремонтлауга һәм башкаларга юнәлдерделәр. Килүчеләрнең берсе Казанда төнлә мөрәҗәгать итәрлек балалар өчен түләүсез дежур стоматологик поликлиникалар булдыру мәсьәләсен кузгатты. Гражданнарны кабул итү йомгаклары буенча уңай каралар кабул ителде.