Казан РФ сәламәтлек министрын сокландырган

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Казан дәүләт медицина университетының 200 еллыгына багышлап уздырылган тантаналы чара алдыннан, РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Казанга эш сәфәреннән булган уй-фикерләре белән уртаклашты. “Бүгенге эш программасы бик эчтәлекле булды. Без илдә иң яхшыларның берсе саналган, ун ай эчендә сафка бастырылган, иң алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган искиткеч Республика кан үзәген ачтык”, - дип башлады министр сүзен. Ул Республика клиник балалар хастаханәсе составындагы “Азино” балалар сырхауханәсендә булуын искәртеп, анда тулы консультатив диагностика үзәге җәелдерелүен билгеләп узды. Вероника Скворцова сырхауханәдә сәламәтлек саклауны мәгълүматлаштыру юнәлешендә кызыклы эш алымнары, электрон документлар алмашы булуына игътибарны юнәлтте. “Сырхауханәдә педагог, психолог һәм социаль хезмәткәрләрнең үзара бәйләнешенә корылган эшчәнлек алып барыла, балачакның аеруча четерекле чорында һәр баланың үсешенә комплекслы караш хакимлек итә”, - дип белдерде министр.

Вероника Скворцова эш сәфәре кысаларында Казан федераль университетында булганын әйтте. Анда ул “ЭЙДОС” компаниясенең “Медицина симуляторларының инжиниринг үзәге” медицина фәне үзәге проекты кысаларында тормышка ашырыла торган КФУның симуляцион үзәге эшчәнлеге белән танышкан. “Әлеге симуляцион тренинг технологияләре үзәге бөтен илне үз дәрәҗәсенә күтәрергә, илнең барлык медицина вузларын җиһаз белән тәэмин итәргә тиеш. Бүген күргәннәребездән хис-кичерешләребез бик күп. Болар барысы да Татарстан халкының сәламәтлек торышын яхшырту күрсәткечләрендә чагылыш таба”, - дип белдерде министр.

Кадрлар белән бәйле сорауга җавап биреп, Вероника Скворцова тармакта кадрлар мәсьәләсендә үзгәрешләр булуын, 10 еллык тәнәфестән соң, 2013 нче елда ил күләмендә урта медицина персоналы саны артуын, 12 меңнән артык шәфкать туташы һәм фельдшерның тармакка эшкә килүен, медицина көллиятләрендә һәм училищеларында белем алучылар санының артуын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, соңгы вакытта тармак үзенә урта медицина персоналын җәлеп итә башлады, табиблар саны артты. “Чынлыкта, табибларга абсолют кытлык безнең илдә юк дип ассызыклыйсым килә – бездә дистә еллар дәвамында формалашкан кадрлар тигезсезлеге бар. Безнең бурыч – табиб персоналының куәтле потенциалына ия була торып, аларны, система ихтыяҗларын исәпкә алып, дөрес итеп формалаштыру. Шәфкать туташлары һәм фельдшерлар санын арттыру өстендә дә эшләргә кирәк”, - дигән фикерен җиткерде РФ сәламәтлек саклау министры.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, журналистлар белән әңгәмә барышында, соңгы елларда республиканың сәламәтлек саклау системасында федераль үзәк ярдәме белән бик күп эш башкарылганын билгеләп үтте. “Без бу юнәлештә эшне алга таба да дәвам иттерергә уйлыйбыз. “ЭЙДОС”ка килгәндә, ул Россия күләмендә генә түгел, чит ил базарында да көндәшлек итәргә сәләтле ширкәт”, - дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов игътибарны юнәлтеп, бүгенге көндә беренчел звенога, профилактикага игътибар юнәлтергә кирәк. Ул шулай ук хәзерге вакытта Татарстанда демография күрсәткечләре яхшы булуын, хәзер иң мөһиме перинаталь үзәк кирәклеген билгеләп узды. “Республикада югары технологияле медицина ярдәмен тагын да киңәйтергә кирәк, мондый үзәкләр төзелеше, билгеле, федераль ярдәмнән башка булмый”, - дип басым ясады республика җитәкчесе. Ул, бүген Вероника Скворцова белән сөйләшү барышында, сәламәтлек саклау өлкәсендә борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу булганын хәбәр итте. “Мин ышанам: безнең илдә булган уңай хәл, тормыш сыйфаты, күбесенчә, сәламәтлек саклау тармагы торышына карап формалашачак. РФ Хөкүмәте, Россия Президенты да моны аңлый, хуплый”, - дип белдерде Президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International