Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” халыкара форумына әзерлек буенча оештыру комитеты эшендә катнашты

2009 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мәскәүгә килде. Ул анда “БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” халыкара форумын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнаша.
Оештыру комитеты утырышы Россия Сәүдә-сәнәгать палатасында әлеге палатаның президенты Евгений Примаков җитәкчелегендә уза.
Шуны искәртик: Татарстан Республикасы Хөкүмәте халыкара форумны оештыру һәм үткәрүгә ярдәм итте.
“БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” форумы 16 нчы - 17 нче апрельдә Татарстан башкаласы Казанда булачак.
Бүген форумны оештыру комитеты утырышында катнашучылар әлеге чарага әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасыннан шулай ук Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов та катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International