Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Рубин ТВ”да урнаштырылган әдәпсез видеоролик өчен гафу үтенә

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Рубин ТВ”да урнаштырылган һәм чечен халкына бәйле рәвештә тиешсез тарихи паррлель уздырырга этәрерлек әдәпсез видеоролик өчен гафу үтенә.

Бу инцедент һәм “Рубин” футбол командасын пропагандалау өчен җаваплы хезмәтнең уйланылмаган гамәлләренә тиешле бәя бирелер, дип ышандыра Рөстәм Миңнеханов. Мәгълүм булганча, роликны “Рубин” ФК җитәкчелеге белән килештерелмәгән килеш, “Креатив спорт” ААҖ компаниясе урнаштырган. Бу компания белән контракт өзелгән, видеороликны урнаштыруда гаеплеләр эштән азат ителгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International