Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтендөнья икътисадый форумының Глобаль шейперлар берлеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу “түгәрәк өстәл” форматында Казанда югары технологияләр өлкәсендә – ИТ-паркта узды. Чарада Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт министры министр Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Глобаль шейперлар (лидерлар) берлеге глобаль процессларга һәм уртак инициативаларга яшь лидерларны җәлеп итүнең халыкара платформасы булып тора. Берләшмәнең максаты - киләчәк лидерлары бергәлеген булдыру. Бергәлек әгъзасы – шейпер 20 яшьтән алып 33 кә кадәрге, инглиз телен белгән, социаль әһәмиятле проектларга җәлеп ителгән яшь кеше була ала. Бүген берлектә бөтендөньядан 3 мең яшь лидер бар.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты республика икътисадының ИТ өлкәсендә киләчәк үсешенә, регионнардагы татар бергәлекләренең һәм Россиядән читтәге диаспораларның үзара багланышларына кагылышлы сорауларга җавап бирде, шулай ук яшьләрнең карьера буенча үсешләренә карата үз фикерләре белән уртаклашты.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татарлары берләшерлек һәм татар телен һәм гореф-гадәтләрне саклап калырлык проект тәкъдим итте. Бу – «ТНВ-Планета» спутник телевизион каналы – татар мәдәни-мәгариф канал, бу читтәге татарларны берләштерә, шулай ук «Ана Теле» проекты – интернет аша on-line режимында татар телен өйрәнү программасы. Бөтендөнья татарларын берләштерә торган тагын бер оешма, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Бөтендөнья татар конгрессы. Бүген читтә яшәүче татарларга үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуда ярдәм итү мөһим.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук үзенең чит илләргә һәм Россия Федерациясе субъектларына эшлекле сәфәрләре турында сөйләде, ул һәр җирдә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраша. Читтән килгән татар яшьләрен республика югары уку йортларында укытабыз, җәйге лагерьларда кызлар һәм егетләр татар телен өйрәнәләр, бу җәһәттән “Сәләт” яшьләр оешмасы аеруча игътибарга лаек, диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген 22 Татарстан Республикасы вәкиллеге эшләп килә, дөньяның башка илләрендә 14 вәкиллек ачылган. «Без бөтендөнья татарлары белән элемтәдә булу өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез», - диде ул.
ИТ өлкәсендәге проектлар арасында Рөстәм Миңнеханов республикада гамәлгә ашырыла торган «Электрон Татарстан», «Электрон Хөкүмәт» проектларын атап үтте.
Республикада дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында 920 меңнән артык «шәхси кабинет» теркәлгән, бүген Татарстан Республикасында эшләнгән проектлар 50ләп регионда гамәлгә кертелгән.
Рөстәм Миңнеханов Глобаль шейперлар берлеге вәкилләренә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган федераль проект - «Иннополис» инновацион юлдаш шәһәрчеге турында җентекләп сөйләде. Монда яшьләр эшли һәм яши, үз проектларын гамәлгә ашыра алачак.
Көнбатышта Россия турындагы фикерләр хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген безнең илне читтә начар беләләр, аның турында мәгълүмат җитәрлек түгел, Татарстан да, Россия регионы буларак, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыру хокукы алгач, бу проблемага тап булды.
«Без үзебезне дөрес күрсәтергә тиеш, - диде ул. – Билгеле, һәр нәрсә өчен вакыт кирәк, әмма без бик тиз үзгәрәбез, заман проблемаларына, бөтендөнья икътисадына бик тиз яраклашабыз». Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы, Сочида кышкы Олимпия уеннары, АТЭС кысаларында чаралар уздыруны һәм башка халыкара дәрәҗәдәге вакыйгаларны искә төшерде. Якын киләчәктә, мәсәлән, Казанда су спорт төрләре буенча бөтендөнья чемпионаты (2015 ел) һәм футбол буенча бөтендөнья чемпионаты (2018 ел) уздырылачак.
Икътисадка килгәндә исә, бүген безнең регионны инвесторлар белә, диде ул, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы актив эшли, анда 40 инвестор компания теркәлгән – шулардан 10 компания эшчәнлек алып бара инде. Иң мөһиме – инвесторларның ышануы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Без потенциаль инвесторларга үзебез турында сөйләү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланачакбыз, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Казанның мәгариф үзәгенә әверелүе бик мөһим.
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, ул Татарстаннан чит илләрдә белем алганны белергә, алар белән элемтә урнаштырырга кушкан.
Идәрәчеләр компаниясе бүген ничек төзелә дигән сорауга ул күпләр бизнес идәрәләренә, республика дәүләт хакимияте органнарына эләгә – муниципалитетлардан. Кешенең билгеле бер тәҗрибәсе, аерым белемнәре, күнекмәләре булырга тиеш, диде ул. Мисал итеп ул глобаль шейперлар белән очрашуда катнашучы министрларны китерде. «Минемчә, һәр урында эшеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин беркайчан да Президент булырмын дип уйламаган идем».
Татарстан Президенты Глобаль шейперлар берлегенә Казан белән кызыксынулары өчен, Давос форумы белән элемтәләр урнаштыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Бөтендөнья икътисадый форумы – бик кызыклы мәйданчык, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм без хезмәттәшлегебезне дәвам итәрбез.