Казанга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде

2014 елның 16 мае, җомга
Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде.

“Казан” халыкара аэропортында Россия вице-премьерын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Ольга Голодецның Казанга килүенең максаты - WorldSkills Russia – 2014 һөнәри осталыкның икенче милли чемпионаты ачылу тантанасында катнашу. Бу чара тантаналы төстә бүген кич “Казан Ярминкәсе” мәйданчыгында ачыла.

Моннан тыш, Ольга Голодец Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге башка объектларда булыр, дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International