Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Голодец Казанда WorldSkills Russia ярышлары мәйданчыгында булдылар

2014 елның 16 мае, җомга

Казанда башланып киткән WorldSkills Russia – 2014 милли чемпионаты - һөнәри осталыкның икенче Бөтенроссия конкурсы мәйданчыгында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Ольга Голодец булдылар. Аларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов озата йөрделәр.

Чемпионат кысаларындагы ярышлар иртәгә башланып китәчәкләр, ә бүген хөрмәтле кунаклар конкурс мәйданчыкларын, 4 көн буе яшь белгечләр 38 һөнәр буенча осталыкларын күрсәтәчәк җиһазларны карадылар.

Стендларның бер өлешендә Татарстан компанияләре җиһазлары урнаштырылган. Әйтик, «Татнефть» ААҖ нефть скважиналарын бораулау осталары өчен мәйданчыкны җиһазлаганнар, ярышлар барышында катнашучыларга бораулау җайланмаларыннан килүче чын мәгълүматларга нигезләнеп эш итәсе булачак.

WorldSkills Russia – 2014  һөнәр осталлары ярышлары Казанда 16 майдан 20 майга хәтле дәвам итәчәкләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International