Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” волейболчыларын 2014 елгы Клублар арасында дөнья чемпионатында һәм Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады

2014 елның 17 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасын 2014 елгы Клублар арасында дөнья чемпионатында һәм Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.

Бүген Казан Кремлендә “Динамо-Казан” волейболчылары җиңүе уңаеннан тантаналы кабул итү чарасы узды.

Искәртеп узабыз, кичә, 16 май көнне, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы яулаган трофейлары белән Казанга кайтты.

“Бу Татарстан спортында беренче тапкыр, - диде Рөстәм Миңнеханов, спортчыларны котлап. – Бер үк команданың дөнья, Европа һәм Россия чемпионатында да беренче урынны алганы юк иде! Бу бөтен команданың, тренерлар составының, җанатарларның һәм иганәчеләрнең зур уңышы”.

“Соңгы вакытта безгә җиңүләр җитмәде, - дип искәрттте ТР Президенты, - чөнки футболда уңышсызлык, хоккейда да берничә оттыру, әмма быел баскетболчылар һәм, әлбәттә, волейболчылар уңышлы чыгыш ясады”.

“Безнең волейболчыларның иң яхшылардан булуын, быел искә төшерәчәкбез әле дип уйлыйм. Мондый дәрәҗәгә ирешү катлаулы, әмма аңа омтылырга кирәк!”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул һәр спортчыга геройлык һәм җиңүгә омтылыш өчен рәхмәт белдерде.

“Сез Россия һәм Татарстан спорты үсешенә, шулай ук Татарстанны спорт төбәге буларак танытуга зур өлеш керттегез”, - диде республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышыннан соң, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасына Рәхмәт хаты һәм 5 млн сумлык бүләк сертификаты тапшырды.

Тантаналы чарада катнашучылар алдында клубның баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов һәм команданың капитаны Мария Бородакова да чыгыш ясады.

Спортчыларны хөрмәтләү тантанасында ТР буенча баш федераль инспектор, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы” автоном коммерциячел булмаган оешмасының мактаулы президенты Ренат Тимерҗанов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International