Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Кытай Халык Республикасына эш визиты белән килде.
Иртәгә, 20 май көнне, Шанхайда Рөстәм Миңнеханов Россия рәсми делегациясе составында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинны һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны каршы алу тантаналы чарасында катнашачак. Көннең икенче яртысында кичке аш форматында КХРның эшлекле даирәләре белән очрашу планлаштырылган, чараны оештыручы - Россия-Кытай эшлекле советы.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов яңа һәм югары технологияләр үсеше зонасы- «Чжанцзян» технопаркына барачак (Шанхай), Haier компаниясенең индустриаль мәйданчыгы белән танышачак (Циндао шәһәре, Шаньдун провинциясе ).