Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхай шәһәрендә Кытайның Хунань провинциясе Халык Хөкүмәте губернаторы Ду Цзяхао белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, «Ак Барс Банк» ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Зөфәр Гәрәев, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Хунань провинциясе Халык хөкүмәте генераль секретаре Дай Даоцинь катнашты.
Татарстан Президенты беренче чиратта Хунань провинциясе губернаторына масштаблы Россия – Кытай форумы алдыннан әлеге очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Россия Федерациясенең алдынгы регионнарыннан санала. «Без сезнең провинция турында күп ишеттек, безнең Хунань провинциясе белән элемтәләр урнаштырасыбыз килә», - дип белдерде Р.Миңнеханов, Ду Цзяхаога мөрәҗәгать итеп.
Ул билгеләп үткәнчә, республиканың әлегә КХР белән чынлап торып эре проектлары юк, әмма Кытай компанияләре Татарстан Республикасында үз проектларын гамәлгә ашыралар. Яңа «Аммоний» заводы төзелешен Кытай CNCEC компаниясе алып бара, ә Haier компаниясе Татарстанда суыткыч җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә.
Рөстәм Миңнеханов губернаторга Татарстан икътисады турында кыскача гына сөйләде. «Сезнең провинция потенциалын исәпкә алып, без сезнең предприятиеләрнең безнең инновацион проектларны булдыру өчен төзелгән махсус икътисадый зоналарга керүегез мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Россия һәм Татарстан базары бик зур, һәм - сезнең бизнесның безнең илгә керүе өчен әйбәт урын».
Ул Ду Цзяхаоны Татарстанга килергә чакырды. «Безнең республикага килсәгез, бик шат булыр идек, безнең мөмкинлекләр белән якыннанрак танышыр идегез. Бу тулаем Россия-Кытай, аерым алганда, Татарстан белән Хунань провинциясе арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә җитди адым булыр иде», - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Губернатор Ду Цзяхао үз чиратында хәбәр иткәнчә, Хунань провинциясе көньяк-көнчыгыш Кытайның иң зур провинциясеннән санала. Провинциянең ҖРП үткән ел 10%ка арткан һәм 2,5 трлн юань тәшкил иткән (500 млрд доллар), регион халкы - 72 млн кеше. Регион электроника җитештерүе, шулай ук фәнни-мәгариф потенциалы белән мәгълүм.
Ду Цзяхао билгеләп үткәнчә, Кытай җитәкчелеге Россия белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Хунань провинциясе дә Россия Федерациясе регионнары белән багланышлар урнаштырырга тели. Татарстан белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында губернатор машина төзелешен һәм йортлар төзү сәнәгатен атады.
Быел, Ду Цзяхао сүзләренчә, Татарстанга КХР делегациясе составында Хунань провинциясе вице-губернаторы да барачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, ике регионның да хезмәттәшлек өчен перспективалары бар. «Сезнең ИТ-өлкәсендәге зур потенциалыгыз «Иннополис» проектын гамәлгә ашыру кысаларында безнең өчен бик кызыклы”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
«Без сезне көтеп калабыз һәм без дә Хунань провинциясенә килергә әзер», - дип мөрәҗәгать итте Ду Цзяхаога очрашу азагында.