Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай халык республикасына визиты кысаларында Шанхайда Россия делегациясе составында Россияһәм Кытай башлыклары – РФ Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин – сөйләшүләрендә катнашты.
В.Путин сөйләшүләр барышында белдергәнчә, Россия һәм Кытай, товар әйләнешләрен үстереп, сәүдә-икътисадый мөнәсәсбәтләрне югарырак дәрәҗәгә күтәрмәкчеләр. Ул билгеләгәнчә, кече даирә белән уздырылган сөйләшүләрдә илләр башлыклары үзара мөнәсәбәтләр һәм гомумән халыкара вәзгыять мәсьәләләре турында сөйләшкәннәр. «Яңа тарихи чиккә чыгу буенча безнең илләр бик күп уртак эш башкарды – гомуми партнерлык һәм стратегик багланышлар. Кытай безнең төп сәүдә партнеры урынында ныклап беркетелде», — дип әйтте РФ Президенты.
Ул искәркәнчә, ике ил арасында сәүдә әйләнеше 2013 елда 2%ка артты һәм якынча 90 миллиард доллар күләменә җитте. 2014 елның беренче кварталында да уңай тенденция саклана. «Әгәр дә без әлеге темпны саклый алсак, 2015 елга ике яклы сәүдә дәәҗәсе 100 миллиард долларга җитәчәк, һәм без ышанып алга таба барачакбыз», — дип әйтте РФ Президенты.
«Шул ук вакытта сәүдә-икътисадый элемтәләрнең саны күрсәткечләре сыйфат күрсәткечләре белән бергә барсын иде», — дип билгеләде Владимир Путин. Аның сүзләренчә, инвестицион багланышларны үстерергә кирәк.
«Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, Харбинда беренче Россия-Кытай ЭКСПО күргәзмәсе уздырылачак», — дип билгеләде В.Путин.
Шулай ук Россия кытай дусларын 2015 елда Екатеринбургта уздырылачак “ИННОПРОМ” халыкара сәнәгать күргәзмәсенең ил-партнеры булырга чакырды.
РФ Президенты ассызыклаганча, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре халыкара тынычлыкның мөһим факторы булды. «Безнең ООН мәйданчыгында һәм башка халыкара оешмаларда хезмәттәшлегебез тагын да мөһимрәк була башлады. Алга таба да региональ элемтәләр үсешенә ярдәм итербез, шул исәптән ШОС кысаларында да», — дип әйтте Владимир Путин.
В.Путин сүзләренчә, Россия һәм Кытайның халыкара мәсьәләләр буенча карашлары күбесенчә бертөрле. «Безнең глобаль һәм региональ масштабларда да максатларыбыз күбечсенчә тәңгәл», — дип әйтте В.Путин.
Сөйләшүләр ахырында берничә килешү һәм контрактлар имзаланды. Владимир Путин һәм Си Цзиньпин барында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Хунань провинциясе Хөкүмәте арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хунань провинциясе губернаторы Ду Цзяхао сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.