Рөстәм Миңнеханов Шанхайдагы югары технологияләр зонасында булды

2014 елның 20 мае, сишәмбе

Бүген Кытай халык республикасына визиты барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайдагы Чжанцзян югары технологияләр зонасында булды.

Чжанцзян яңа һәм югары технологияләр үстерүнең махсус икътисадый зонасы 1992 елда Пудун үзәгендә – Шанхайның яңа эшлекле районында булдырылган. Зона мәйданы 79,7 кв. км, бүген монда 320 мең кеше эшли, күбесе - яшьләр. 2013 елда зонаның резидент компанияләре табышы 480 млрд юань (80 млрд доллар) тәшкил иткән. Үткән ел салым күчерүләре 25 млрд юань (4,2 млрд доллар) булган.

Зонада иң зур юнәлеш – ИТ-технологияләр – Чжанцзянга Шанхайдагы барлык интеграль микросхемалар җитештерүенә инвестицияләрнең яртысы һәм шушы тармак табышының яртысы туры килә. Икенче тармак фармацевтика – фармацевтика компанияләренең 2013 елдагы табышы – 40,7 млрд юань (6,6 млрд доллар). Мультимедиа күңел ачуларына бәйле «Креатив» индустрия 2013 елда зонага 25 млрд юань табыш китергән.

Зона үсешенең перспектив юнәлеше – «яшел» энергетика технологияләре. Шулай ук Чжанцзянда COMAC Кытай авиатөзелеш корпорациясе урнашкан, анда перспектив авиалайнерлар проектлана.

Рөстәм Миңнеханов «Чжанцзян» МИЗда урнашкан программ тәэмин итү - software-парк «Шанхай-Пудун» технопаркында булды. Технопарк мәйданы 580 мең квадрат метр, анда ИТ-компанияләрнең 38 мең хезмәткәре эшли. 1391 резидент, шул исәптән 562сенең – технопаркта офислары бар. 2013 елдагы табыш – 55,2 млрд юань (9,2 млрд доллар).

Технопаркта HTC, Qualcomm, Texas Instruments кебек электроника җитештерүче атаклы компанияләрнең эшләнмәләр үзәкләре һәм җитештерү куәтләре урнашкан.

Татарстан Президенты экскурсия вакытында хәбәр иткәнчә, Татарстанда ИТ- Иннополис шәһәре булдырыла, Чжанцзян зонасы тәҗрибәсе республика өчен бик файдалы булыр иде. «Сез сөйләгәннәрдән чыгып, сезнең белән хезмәттәшлек итәсе килә. Минемчә, без тиешле килешүләргә имза салсак һәм безнең белгечләрне сезгә җибәрсәк, әйбәт булыр иде», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International