Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
БДИ бирүдә яңалыклар турында ТР Хөкүмәте йортында сөйләделәр
2014 елның 20 мае, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясендәге кайбер үзгәрешләр турында сөйләде.
Д. Мостафин сүзләренчә, быел БДИ биремнәрендә һәм уздыру системасында сизелерлек үзгәреш көтелми, әмма контроль нык булачак.
Имтихан уздырыла торган урынга узганчы, иң беренче эш итеп, БДИ тапшыручының паспортын, пропускын һәм имтихан бирүчеләр исемлегендә булу-булмавын тикшерәчәкләр, алга таба барлык элемтә чараларын – кәрәзле телефон һәм коммуникаторларын калдырып керүне сораячаклар.
Икенче этапта исә укучы металл эзләү детекторы аша узарга тиеш була. “Әгәр прибор сигнал бирсә, кәрәзле телефонын калдырып керүен тагын бер кат сораячаклар. Укучы каршы килә икән, - имтиханга кертелми”, - дип аңлатты беренче урынбасар. Артык кәгазьләр, кәгазьгә язылган теләсә нинди хат та имтихан бирү процессын бозу дип санала һәм андый укучы имтиханнан чыгарыла.
Имтихан тапшыручыга биремнәрне чишәргә ярдәм итү, күчертү очраклары булмасын өчен, ягъни “үтә күренмәлелек”не арттыру максатында, БДИ уздыру урыннарына видеокамералар урнаштырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда 107 БДИ уздыру пункты бар. Имтиханнар бирү вакытында шуларның 101 е эшләячәк. Быел аларның барысын да күзәтү җайланмалары белән җиһазландырылган.
Имтихан тапшыра торган 35 пунктта ( 613 аудитория) барган видеоязма онлайн режимда күрсәтеләчәк, ягъни туры трансляциядә биреләчәк. Калган 72 пункттан трансляцияләр алып барылмаячак, әмма БДИ уздырылганнан соң, видеоязманы кабат карап чыгу планлаштырыла.
“Язмаларның саклану вакыты 3 айдан да ким булмаячак”, - диде Д. Мостафин.
Имтихан эшләрендә, тикшерү, апелляция процессларында үзгәрешләр булмаячак, дип ышандыра министрлык вәкиле.
Бу атнада Казанда БДИ үткәрү өчен техник мөмкинлекләр бирү һәм Татарстанда белем дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итү буенча Республика мониториг үзәге ачылачак. Үзәк, беренче чиратта, БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен эшкәртү белән шөгыльләнәчәк. Үзәкнең ачылышы 22 майга планлаштырылган.
Имтиханны начар биргән очракта яки тагы да югарырак билге алырга теләүче чыгарылыш укучыларына БДИны кабат бирү мөмкинлеге булдырылачак. Хәзерге вакытта имтиханнарны яңадан тапшыра алу мөмкинлеге турында указ әзерләнә.
Быел БДИ буенча яңалыклар шактый. Моңа кадәр БДИ нәтиҗәләре ике ел дәвамында гына гамәлдә санала иде, быелдан ул 4 елга кадәр озайтылачак.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз