Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Циндаода партия комитетының беренче секретаре – Шаньдун провинциясендә партия комитеты әгъзасы Ли Цюнь белән очрашуында Татарстан һәм Кытай төбәге Шаньдун арасында уңышлы хезмәттәшлек перспективалары турында сүз барды. Очрашуда шулай ук халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс Банк” ААҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Гәрәев, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар.
Ли Цюнь Татарстан делегациясе вәкилләрен сәламләде һәм 17-18 май көннәрендә Циндаода АТЭС илләренең сәүдә министрлары киңәшмәсе узанын искәртте, анда Россия Федерациясе вәкилләре дә катнашкан.
Ли Цюнь Рөстәм Миңнехановка шәһәр икътисады турында хәбәр итте. Циндаода иң эре предприятиеләрнең берсе - Haier көндәлек техника җитештерү заводы, шулай ук шәһәрдә югары тизлекле тимер юллар өчен хәрәкәттәге составлар чыгарыла, башка производстволар да бар, банклар секторы да үскән.
«Без Татарстан белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә телибез», - дип белдерде Ли Цюнь.
Татарстан Президенты кичә Россия һәм Кытай башлыклары белән сөйләшүләрдә катнашканын искәртте. «Безнең җитәкчеләр безнең мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм элемтәләрне киңәйтергә телиләр. Һәм безнең хезмәттәшлеккә бөтен мөмкинелкләр бар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аынң фикеренчә, Циндаоның зур сәнәгать потенциалыннан тыш туризмда да киң мөмкинлекләре бар.
Р.Миңнеханов Ли Цюнь га республика икътисады турында сөйләде. Ул Татарстан җитәкчелеге республикада Haier компаниясенең производствосын ачуда кирәк кадәр ярдәм итәчәклегендә ышандырды. «Бездә күп кенә Европа һәм Америка компанияләре эшли, ләкин Кытай белән хезмәттәшлек әлегә алай актив түгел, - дип әйтте Р.миңнеханов. – Шуңа күрә без бу проектка зур игътибар бирәбез, ул башка Кытай инвесторларына уңай үрнәк булырга тиеш».
Татарстан Президенты “Алабуга” МИЗ мөмкинлекләре турында сөйләде һәм Кытай компанияләрен әлеге зонада үз производстволарын ачарга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов төбәкләрнең туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итә алуын да билгеләде.
Мәгариф өлкәсенә дә игътибар итәргә чакырды. «Безнең Татарстанда хәзерге вакытта Кытайдан 320 студент белем ала, алар санын арттырырга кирәк. Шул ук вакытта без дә үз студентларыбызны сезгә җибәрергә тиеш», - дип саынй Татарстан Республикасы Президенты.
«Ышанам ки, безнең хезмәттәшлектә потенциалыбыз зур, - дип ризалашты Татарстан Республикасы Президенты белән Ли Цюнь. – Татарстанда Haier компаниясенең проекты – башлангыч кына, мин алга таба алар артыннан башка проектлар да булыр, дип ышанам».