Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга визиты кысаларында көнкүреш техникасы җитештерә торган иң эре компанияләрдән саналган Haier компаниясе заводында һәм штаб-квартирасында булды. Заводта шулай ук Татарстан делегациясенең башка әгъзалары: Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Мастер» КИП гендиректоры Максим Стеблов та булды. Исегезгә төшерәбез, Haier компаниясе Чаллыда «Мастер» КИП мәйданчыгында суыткычлар җитештерергә планлаштыра.
Haier заводында Рөстәм Миңнеханов автокомпонентлар детальләрен штамповкалау өчен пресс-формалар, көнкүреш техникасы өлешләрен һәм самолетлар детальләрен чыгару линиясен карады.
Haier штаб-квартирасында Татарстан делегациясе әгъзалары “акыллы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында” форматында шоу-румда булдылар.
Экскурсиядән соң Татарстан делегациясе әгъзалары Haier компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Компаниянең Директорлар советы рәисе урынбасары Лянь Хайшань беренче чиратта билгеләп үткәнчә, Россия һәм БДБ Haier өчен стратегик базарлар булып тора. «Без шуңа күрә сезгә Татарстанда җитештерү оештыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез, - дип мөрәҗәгать итте Лянь Хайшань Татарстан Республикасы Президентына. – Бу безнең өчен бик мөһим адым, бу завод Россия, БДБ һәм Көнчыгыш Европа базарына продукция китереп торачак».
Лянь Хайшань сүзләренчә, 2013 елда Haier компаниясендә товар әйләнеше 29,5 млрд доллар тәшкил иткән, табыш алдагы ел белән чагыштырганда 20%ка арткан һәм 1,8 млрд долларга җиткән.
Haier компаниясенең 5 бренды бар, Кытайдан читтә компания 7 сәнәгать паркы, 11 үз заводын, 11 предприятиесе булдырган. Компания продукциясе дөньяның 160 илендә сатыла.
Лянь Хайшань билгеләп үткәнчә, Россиядә компания эшләнмәләр үзәге ачарга җыена.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул Haier компаниясе турында ишеткән булса да, бүгенге экскурсия бу җәһәттән аның фикерен тагын да ныгыткан.
«Без аңлыйбыз, Haier компаниясенең Чаллыда «Мастер» КИП мәйданчыгында беренче проекты бик җитди имтихан. Без киләчәк проектлар турында да уйларга тиеш», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Аныңча, Haier тәкъдим итә торган технологик яңалыклар Россия һәм БДБ илләре базарында һичшиксез үз урынын табачак.
«Безнең мөнәсәбәтләр яңа заводлар төзү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Сезнең бизнес-ихтыяҗларыгызны истә тотып, багланышлар киңрәк булырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Haier җитәкчелегенә. – Шул ук вакытта без эшләнмәләр үзәген дә булдырырга тиеш».
Полимерлар җитештерү, автомобильләр һәм авиация сәнәгате производстволары булган төбәк буларак, Татарстанга, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, штамплау өчен пресс-формалар җитештерүе кызыклы булыр иде. Шулай ук ул Haier компаниясенә заводларында эшлиячәк Татарстан белгечләренә белем алу программаларын булдыруны да тәкъдим итте. «Мондый заманча техниканы җитештерү махсус осталык таләп итә, кешеләрне тиешенчә өйрәтергә кирәк», - дип саный Р.Миңнеханов.
Ул алага таба, Haier белән Татарстан арасында хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен, бердәм эш төркемен оештырырга тәкъдим итте.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов компаниягә нигез салучы Чжан Жуйминь белән очрашты. Татарстан Президенты аңа заводка килә алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Без бүген шоу-румда булдык һәм сезнең үсешегезгә исебез китте. Һәм безнең сезнең белән бергә проектларны гамәлгә ашырырга теләгебез бик зур», - дип әйтте Татарстан Президенты.
Компаниягә нигез салучы Чжан Жуйминь Haier компаниясе күптәннән инде Россиядә производство оештырыга тели иде, ләкин мәйданчыкны озак сайлады. «Татарстан - проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен уңай урын, дип саныйм. Һәм без сезнең яктан ярдәмгә өмет итәбез», - дип белдерде ул Рөстәм Миңнехановка.
«Кирәк кадәр ярдәмне тәэмин итәчәкбез, - дип ышандырды Татарстан Президенты. – безгә әлеге проекның уңышлы булуы бик мөһим».