Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле мөселман кардәшләр!

Сезне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

922нче елда булган бу тарихи вакыйга халкыбызның һәм дәүләтебезнең киләчәк үсешен хәл иткән. Борынгы болгар бабаларыбызның ислам кабул итүе Идел буе төбәгенең мәдәни, икътисади һәм сәяси үсешенә яңа көч биргән, безне бөек ислам дөньясының аерылмас өлеше иткән.

Бу олы көнне зур форумнар, җыелышлар, күргәзмәләр һәм мәдәни чаралар үткәрү инде гадәткә керде. Әлбәттә, төп урында Изге Болгар җыены һәм Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы тора. Мәдәният елын бәйрәм итү һәм Казаныбызның төрки дөньяның башкаласы итеп игълан ителүе уңаеннан үткәрелүче чаралар Идел буе Болгарында ислам динен кабул итү көненә тагын бер үзенчәлекле ямь өсти.

Бу уңайдан Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фонды эшчәнлеге һәм гади татарстанлылар ярдәме белән аякка басып баручы рухи хәзинәбез – Бөек Болгар аеруча игътибарга лаек. Күз алдында ул илдә генә түгел, ә бар дөньяга танылган изге урынга һәм туристик үзәккә әйләнеп килә.

Һәрвакыт үсү һәм алга бару өчен безгә барыбызга да тарихта биләгән  урыныбызны белеп торырга кирәк. Бу көн вакытлар бәйләнешен сизәргә,  ата-бабаларыбыз белән горурлану һәм алдагы буыннар алдында җаваплылык хисен тирәнтен тоерга булыша.

Барыгыз да бу олы бәйрәмне җаныгызга рәхәт тынычлык бирерлек итеп үткәрегез.

Сезгә тынычлык, игелек, муллык һәм Аллаһының рәхим-шәфкатен телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International