Рөстәм Миңнеханов: Регионнар инфраструктур характердагы мәсьәләләрне федераль үзәк ярдәменнән башка хәл итә алмыйлар

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Бүген регионнар инфраструктур характердагы мәсьәләләрне федераль үзәк ярдәменнән башка хәл итә алмыйлар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Глобаль кризис юкка түгел: без соңгы елларда нәрсәгә өйрәндек һәм нәрсәгә өйрәнә алмадык?» сессиясендә хәбәр итте. Сессия Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ленэкспо» комплексы мәйданчыгында оештырылган иде.

Сессиядә төп чыгыш ясаучыларның берсе Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин булды. Ул Рөстәм Миңнехановка Татарстан ничек хәзерге заман проектларын гамәлгә кертә һәм эре проектларны гамәлгә ашыр ала дигән сорау бирде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, бүген илебездә Россия инновацион регионнары ассоциациясе (РИРА) оештырылган һәм ул аның рәисе. РИРА бурычларыннан берсе – федераль дәрәҗәдә аеруча актив үсүче регионнар алдында торган бурычларны хакимияткә җиткерү, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, һәр регионның үз тәҗрибәсе һәм мәсьәләләрне хәл итү буенча үз алымнары бар.

Һәм бер регион да инфраструктур характердагы мәсьәләләрне федераль үзәк ярдәменнән башка хәл итә алмый, диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген федерация субъектларына “үсеш ноктасын” табу, үз продукциясе белән кайда баруны һәм базарның кая таба юнәлүен, нинди технологияләр җәлеп итәргә кирәклекне ачыклау мөһим, дип саный ул.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, федераль хөкүмәт кластерларны үстерү идеясен хуплады. Ул уңышлы мисал итеп Кама сәнәгать кластерын китерде. Әмма бүген үк инде инфраструктураны – энергетика, транспорт, логистика инфраструктурасын үстермичә – регион алга китә алмаячак, диде Рөстәм Миңнеханов.

Шундый ук проблемалар башка регионнарга да хас, дип белдерде ул.

Татарстан территориясендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, Түбән Кама мәйданчыгы үсә, аларда нефть эшкәртү заводлары, машина төзелеше предприятиеләре эшләп килә, диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикада кадрлар, белгечләр әзерләүче 25 ресурс үзәге булдырылган. Шул ук вакытта тимер юл, торбаүткәргеч инфраструктураны, энергетика ресурслары проектларын регионнар үзләре генә үстерә алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International