Рөстәм Миңнеханов халыкара компанияләр вәкилләре белән очрашулар уздырды

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Люксембург Бөек Герцоглыгының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг белән очрашты.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында узды.

Яклар алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов илчене Татарстан Республикасына чакырды. Без сезнең визитны якын арада әзерләргә әзер, дип әйтте ул, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре белән якынрак танышырга һәм Сабантуй милли бәйрәмендә катнашырга өндәде.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов шулай ук халыкара компанияләр вәкилләре белән очрашулар уздырды. Әйтик, Так, «Метро АГ» компаниясенең идарә рәисе Олаф Кох, «Метро Кэш энд Керри» җитәкчелеге белән очрашты.

Рөстәм Миңнехановка компаниянең республикада 2004 елдан эшләгәнен хәбәр иттеләр. Россиядә инвестицияләрнең төп өлеше «кэш энд керри» юнәлешенә туры килә. Без, башка компанияләр уңышка ирешә алсын өчен, бизнес алып барабыз, шул исәптән кече һәм урта бизнес та, дип белдерделәр «Метро АГ» компанияләре вәкилләре. Бүген компаниянең Казанда һәм Чаллыда «Метро Кэш энд Керри» челтәре, шулай ук MediaMarkt кибетләре эшли.

«Метро АГ» җитәкчелеге белдергәнчә, алар регионда эшчәнлекләрен киңәйтергә, шул исәптән «кэш энд керри» кибетләрен ачарга, уйлыйлар.

Рөстәм Миңнеханов сатып алу сәләте югары булган шәһәрләрдә сәүдә нокталарын ачырга тәкъдим итте, аерым алганда, Татарстанның нефть башкаласы Әлмәттә.

Шуннан Татарстан Республикасы Президентының Gehl Architects архитектур бюро җитәкчесе һәм аңа нигез салучы Ян Гейл белән очрашты. Шәһәрне планлаштыру мәсьәләләре, чит илләрнең заманча шәһәрләрне формалаштыруда һәм шәһәр инфраструктурасын оештыруда тәҗрибәләрен куллану мәсьәләләре турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанның социаль-икътисадый үсеше Стратегияе-2030да Казанның һәм Казан агломерациясенең алга таба үсеше, шулай ук “Иннополис” шәһәр-иярчене һәм “Смарт Сити Казан” проекты билгеләнгән. Шәһәр кешеләр өчен уңайлы булырга тиеш, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, Казан районнарын, яр буен төзекләндерү эше бара.

Ян Гейл шәһәрне планлаштыру мәсьәләсен хәл итүгә карата үз карашын билгеләде. Аерым ул экология кебек заман проблемасына игътибар итте. Кешеләр аз хәрәкәтләнәләр, дип ассызыклады Ян Гейл, шуңа күрә шәһәрдә иҗтимагый киңлекне оештыруны истә тоту мөһим, актив ял итү өчен мәйданнар булдыруны һәм башкаларны. Рөстәм Миңнеханов архитекторны, шәһәрне планлаштыру турында җентекләп сөйләшү өчен, Казанга чакырды. Ул күптән түгел Казанда урбанистика буенча белгеч, Нью-Йорк үсеше сәясәте һәм траснпорт институты президенты Энрике Пеньялоса килгәне турында хәбәр итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International