Рөстәм Миңнеханов Россия Саклык банкының “21 гасыр икътисады өчен яңа белем бирү модельләре” эшлекле иртәнге ашында катнашты.

2014 елның 23 мае, җомга

Бүген Россия Саклык банкы уздырган эшлекле иртәнге ашта 21 гасыр икътисады өчен яңа белем бирү модельләре турында сүз барды.

Чара Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарада катнашучылар илдә заманча мәгариф системасы, икътисадның төрле секторлары өчен белгечләр әзерләү турындагы фикерләрен белдерделәр, Россия һәм чит ил мәгарифенең төп аермалары турында фикер алыштылар.

Дискуссиянең модераторы РФ Саклык банкының президенты һәм идарә рәисе Герман Греф булды.

Эшлекле иртәнге ашта Россия Хөкүмәте вәкилләре, губернаторлар, Россия бизнесының беренче затлары, вузлар ректорлары, эшлекле һәм сәяси җәмәгать челек вәкилләре катнашты.

Герман Греф катнашучыларга заманча мәгарифне нинди итеп күрүләре, 21 гасыр университетының структурасы нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим итте, шулай ук РФ Хөкүмәте вәкилләренең нинди вузлар тәмамлаганнары турында кызыксынды.

Күпчелек чыгыш ясаучыларның фикере буенча, илдә мәгарифнең заманча моделе чыннан да үзгәрешләр таләп итә, укытучы һөнәренең абруен күтәрергә кирәк.

Чара модераторы «5 – 100» проекты турында искә төшерде - 2020 елга илнең биш вузы 100 дөнья вузлары рейтингына керергә тиеш

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International