Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Химаячеләр советы утырышын үткәрде
2009 елның 15 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстанның хөкүмәт рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды (ИВФ) Химаячеләр советы утырышын үткәрде.
Химаячеләр советы әгъзалары Америка гражданлык тикшеренүләре фонды (CRDF) һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Хезмәттәшлек итү программасында җиңү яулаган компанияләрнең һәрберсенә IV Казан венчур ярминкәсе кысаларында 10 мең АКШ доллары күләмендә өч грант бирүне хупладылар.
Шуны искәртик: 20 нче – 24 нче апрельдә Татарстан башкаласында
IV Казан венчур ярминкәсе
узачак. Ярминкә кысаларында технологияләр өлкәсендәге эшмәкәрлекне үстерү буенча семинар үткәрү планлаштырыла (20 нче – 24 нче апрельдә). Семинар-тренингны оештыручылар – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм Америка гражданлык тикшеренүләре фонды (U.S. Civilian Research&Development Foundation -
CRDF
). Венчурлы инвестицияләү өлкәсе белгечләре Венчур ярминкәсендә катнаша торган компанияләр белән венчурлы проектлар, технопарклар төзү, бизнесны һәм интеллектуаль милекне бәяләү, презентацияләрне алып бару технологияләре һ.б. өлкәләрдәге белемнәре белән уртаклашачак.
Тренинг нәтиҗәләре буенча өч компаниягә, компания вәкилләренең АКШ ка сәфәрен оештыру, стажировка үтү һәм потенциаль инвесторларга үз проектларының презентациясен үткәрү өчен, 10 мең АКШ доллары күләмендә грант биреләчәк.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Химаячеләр советы утырышыннан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айделдинов “бүген Химаячеләр советында кризис шартларында икътисадка хас булган бөтен мәсьәләләр чагылдырылуын” әйтте.
Химаячеләр советы әгъзалары, төрле финанс чараларын (лизинг схемаларын) җәлеп итеп, кайбер инвестицион проектлар үсешенә акча бирүне хупладылар.
Берничә проектка алынган кредитлар буенча процент ставкасының бер өлешен каплау өчен субсидияләр бирү тәкъдиме дә яклау тапты.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Химаячеләр советы элек Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан алынган заёмнар (“Мастер” Кама индустриаль паркы, Актаныш агрегат заводы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һ.б.) буенча түләүләрне өч айдан тугыз айга кадәр кичектерү турында карар кабул итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз