Рөстәм Миңнеханов: Хәзерге икътисад инновацияләргә нигезләнергә тиеш, һәм монда иң төп көч – кешеләр

2014 елның 23 мае, җомга

Хәзерге икътисад инновацияләргә нигезләнергә тиеш, ә алар, үз чиратында, үзлегеннән формалашмый, аларны булдырырга кирәк, һәм монда иң төп көч – кешеләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Инновацион үсеш стратегиясе: инвестицияләү өстенлекләре» панель дискуссиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Панель дискуссиясе Россия Федарациясе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин катнашында уздырылды һәм регионнарда инвестицияләр җәлеп итү өчен кирәкле эшкуарлык климаты булдыру мәсьәләләренә багышланды.

Чарада катнашучылар билгеләп үткәнчә, бүген регионнар инвестицияләр җәлеп итү буенча шактый алга китте.


«Конкуренциягә сәләтлелек өлешендә безнең икътисад инновацияләргә нигезләнергә тиеш, ә алар үзлегеннән формалашмый, аларны булдырырга кирәк, һәм монда иң төп көч – кешеләр, безнең кадрлар потенциалы, - диде Рөстәм Миңнеханов дискуссия барышында. – Безгә белемле, заманча карашлы, эшләргә теләгән кешеләрдән торган ресурс булдырырга кирәк».

Рөстәм Миңнеханов Россия Федарациясе Саклык банкы оештырган бүгенге эшлекле иртәнге аш турында сөйләде, анда сүз 21 нче гасыр икътисады өчен мәгарифнең яңа модельләре һәм белгечләр әзерләү турында барды.

Безнең мәгариф системасы дөньядагы критерийларга туры килергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм һәр регион бу мәсьәләдә үз өлешен кертергә тиеш. «Мин югары мәктәп турында гына әйтмим, - дип төгәллек кертте ул. – Чөнки бөтен нәрсә балалар бакчасыннан башлана, һәм әгәр бала анда кирәкле күнекмәләр алмаса – ул мәктәптә дә артта барачак. Ә мәктәптәге белем бирү системасы җитди үзгәрешләр таләп итә. Чөнки без мәктәп программабыз дөньядагы иң шәп программа дигән иллюзияләр белән яшибез. Бер дә алай түгел!»

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мәгариф өлкәсен модернизацияләү турында сөйләде.

Билгеле, үзгәртеп корулар процессы алай ук тиз бармый, диде ул, без Татарстанда үзебезгә Сингапурдан белгечләр чакырдык, Сингапурның Educare компаниясе белән эшлибез, ул безгә мәгариф өлкәсендә реформа уздырырга ярдәм итә.

«Без инвесторлар белән эш турында сөйләшкәндә, шунысын истә тотарга кирәк, инвесторлар иң беренче чиратта регионда бизнес үстерү өчен кирәкле инфраструктура, әзерлекле кадрлар, эшли алырлык персонал бармы дип карыйлар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук республикада базар өчен кирәкле белгечләр әзерли торган ресурс үзәкләре булдыру турында сөйләде, аның сүзләренчә, бүген бизнесның кадрлар әзерләүдә турыдан-туры катнашуы мөһим.

«Безнең киләчәгебез, икътисад киләчәге – яшьләребез, безнең балалар кулында, һәм бу юнәлешкә бүген актив ярдәм итәргә кирәк», – дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International