Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Волгоградка килде. Аны аэропортта Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Бочаров каршы алды.
Эш сәфәре барышында Татарстан Президенты өлкә Сабантуенда катнашачак, ул иртәгә Волгоград янәшәсендәге Кече Чепурники авылында узачак.