Бүген Волгоград өлкәсендә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград мәктәбенең Соңгы кыңгырау бәйрәмендә һәм борынгы мәчеттә булды.
Иртән Волгоград өлкәсе Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты белән Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Бочаровның рәсми очрашуы узды, алар ике төбәк хезмәттәшлеге буенча фикер алыштылар.
Соңрак Андрей Бочаров белән Рөстәм Миңнеханов Волгорадның 78 нче мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәмендә булды. Татарстан Президенты чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарын уңышлы бирүләрен теләде һәм укуларын Казан вузларында дәвам итәргә чакырды. “Безнең конкурентлыкка сәләтле өстенлек, безнең киләчәк – ул мәгариф. Безнең илнең киләчәге нинди булуы сездән тора”, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов укучыларга.
Татарстан Президенты Кече Чапуринки татар авылында борынгы мәчеттә булды. 2010 елда мәчет 250 еллыгын билгеләп үткән. Бүген Волгорад өлкәсе мөфтие Ильяс хәзрәт Биктимеров һәм мәчет имамы Булат хәзрәт Рамазанов Рөстәм Миңнехановка мәчет тарихы һәм өлкәдә мөселманнар дини оешмалары эшчәнлеге турында хәбәр иттеләр.
Рөстәм Миңниханов белән Андрей Бочаров мәчеткә килүчеләр, авыл аксакаллары белән аралашты. Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Бочаров, Кече Чапуринки авылында V Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу өчен, бәйрәм мәйданына юнәлделәр.