Казанга Россия Юстиция министрлыгы башлыгы, Студентлар баскетболы ассоциациясе президенты Александр Коновалов эш визиты белән килде

2014 елның 25 мае, якшәмбе

Бүген бер көнлек эш визиты белән Казанга Россия Федарациясе Юстиция министры, Россия ишү спорты федерациясе попечительләр советы рәисе Александр Коновалов килде.

Килүгә үк Александр Коновалов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Яклар киләчәк хезмәттәшлек, шулай ук илдә һәм регионнарда физкультура һәм спорт үсеше, спорт инфраструктурасының торышы турында сөйләштеләр.

Аннары Александр Коновалов Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы белән бергә Ишү спорты төрләре үзәгенә барды. Аңа 2013 елда җәйге Универсиада барышында эшләгән спорт корылмасы турында сөйләделәр.

Көннең икенче яртысында Россия Юстиция министрлыгы башлыгы, Студентлар баскетболы ассоциациясе президенты Александр Коновалов президент ассоциация утырышында катнашты («КАИ-Олимп» мәдәни-спорт комплексы базасында).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International