Илдар Халиков нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады
2014 елның 25 мае, якшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Химиклар көне белән котлады.
“Безнең республика химия һәм нефть химиясе тармаклары үсеше белән данлыклы, бу өлкәдә бай хезмәт тәҗрибәсе һәм көчле җитештерү потенциалына ия,- диелә котлау текстында. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Химиклар көненә багышланган тантаналы чараларны ел саен уздыру турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.