Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлык бергәлеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Россия эшкуарлары көнендә уздырылды, ул ел саен 26 майда билгеләп үтелә (“Россия эшкуарлары көне турында” Россия Федерациясе Президентының № 1381 Указы нигезендә).
Чараны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты оештырган. Чараның темасы: “Бизнес һәм хакимият. Ачыктан-ачык сөйләшү”.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген эшкуарлык – регион һәм тулаем илебез икътисадының мөһим тәшкилият өлеше, чөнки кече һәм урта бизнес яңа эш урыннары булдыра, өстәлмә бәяләрне формалаштыра. Бүген Җыелма региональ продукт структурасында кече һәм урта бизнес өлеше 25%, безнең бурыч - аны 35-40%ка җиткерү, ә бу зур тырышлык таләп итә, дип саный Татарстан Республикасы Президенты.
Тулаем кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча дәүләт ягыннан адымнар кирәк.
Кайбер мәсьәләләр федераль дәрәҗәгә карый, һәм бу юнәлештә регионнар да эшли, диде Рөстәм Миңнеханов, шул исәптән Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА ) да.
Чараның модераторы - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, әлеге очрашуга әзерлек кысаларында эшкуарлардан 100 сорау кергән.
Туризм өлкәсендәге эшкуарлар фикеренчә, музейлар эше расписаниесе туристлар өчен иң кирәкле вакытларга туры килми (мәсәлән, ял һәм бәйрәм көннәрендә музейлар ябык).
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «музейлар музей хезмәткәрләре өчен түгел, туристлар өчен эшләргә тиеш». Ул Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты Сергей Ивановка һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга музейларның эш графигын карап чыгарга, туристлар һәм экскурсия автобуслары өчен шәһәр үзәгендә парковка мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Казанны суднолар транспорты белән тәэмин итүгә килгәндә исә, бу мәсьәләнең финанс ягы хәл ителмәгән әле, диде Рөстәм Миңнеханов.
Икенче сорауны Чаллы эшкуары бирде. Аның сүзләренчә, технопаркларда, индустриаль зоналарда һәм башка мәйданчыкларда урнашкан компанияләр, башкалардан аермалы буларак, бизнес алып бару өчен күбрәк ташламалар алалар. Аерым алганда, Автоград промзонасыннан килүче юлларның берсенә ремонт ясауда, шулай ук газга лимитлар алуда эшкуарларга ярдәм сорады.
Мөслим районыннан килгән фермер хәбәр иткәнчә, районнарда таможня регламенты таләпләре нигезендә кош-корт чалу өчен аерым цех кирәк. Мондый цехларны төзүне фермерлар берүзләре күтәрә алмый. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка кирәкле җайланмалар сатып алуда мөмкин кадәр фермерларга ярдәм итәргә кушты («40ка 60» схемасы буенча, акчаның бер өлешен республика бирә).
Шулай ук Мөслим районы фермеры Самара өлкәсе һәм башка төбәкләрнең тәҗрибәсен куллануны тәкъдим итте. Анда эре мөгезле терлеккә азыкны сатып алу өчен фермерларга субсидияләр бирелә. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, республикада авыл халкына башка төрле ярдәм төрләре бар.
“Белый Барс” такси компаниясе вәкиле такси хезмәтләрендә кешеләрне йөртү һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча законнарны үтәүне катгый контрольдә тотуны тәкъдим итте.
Безнең шәһәрдә иҗтимагый транспорт һәм таксиның приоритетлы хәрәкәт итүен тәэмин итүдә ихтыяҗ бар , дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу машина .лларын һәм Казан үзәген бушатырга ярдәм итер иде.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук төзелеш өлкәсендә бердәм стандартлар һәм архитеркур алымнар куллануны тәкъдим итте. Бүген кайбер проектлар кабул ителми, шул ук вакытта бөтенесен бер конторага җибәрәләр, аның проектлары гел расланып бара. ТР Президенты мондый вәзгыятьтә коррупция тәшкилияте барлыгында шиген белдерде һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына әлеге мәсьәләне хәл итәргә йөкләде.
“Икмәк–кондитер комбинаты” җитәкчелеге шоколад кәнфитләре производствосын төзү проектын башлап җибәрү өчен процедураларны тизләтүне сорадылар. Рөстәм Миңнеханов тиешле структураларга ярдәм итүне йөкләде.
Шулай ук кече һәм урта бизнесның сатып алуларда катнашуы, полимерларны җитештерхдә яңа проектлар булдыру, “Макдональдс”ка альтернатива буларак, милли ризык белән тукландыру рестораннарын булдыру хакында сораштылар.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, “Макдональдс”ны ябу кирәк түгел дип белдерде. Бу бик эре һәм уңышлы бизнес. Ә милли ризыкка килгәндә, әлеге юнәлешне, әлбәттә, үстерергә кирәк, дип саный Татарстан Республикасы Президенты.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.