Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Әлмәттәге Казан кафедраль соборында булганда, епархиаль идарәнең яңа бинасын төзү мәсьәләсе турында сүз барды.
Татарстан Президентына епархиаль идарәнең яңа бинасы проектын күрсәттеләр. Ике катлы бинаны Казан кафедраль соборы янына урнаштыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов яңа бина төзү турында идеяне хуплады, проектны контрольдә тотуны “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Магановка йөкләде.
“Проект яхшы, - диде Р.Миңнеханов. – Профессиональ подрядчыны билгеләргә, тантаналы рәвештә нигезгә таш салырга һәм ел ахырына кадәр бинаны төзергә кирәк. Объект зур түгел, бу эшне башкарып чыгып була”.