«Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе» эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе Татарстан икътисадын үстерүдә мөһим звено булып тора. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассоциациянең Казанда узган хисап-сайлау җыелышында әйтте. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Башта ассоциация президенты Александр Лаврентьев WorldSkills Russia эшче белгечлекләре буенча Казанда уздырылган чемпионатны оештыруда ярдәм күрсәткән өчен республика предприятиеләренә рәхмәт белдерде.
Чемпионатны оештыручыларның һәм анда катнашучыларның уңышларын Татарстан Президенты да билгеләп үтте. «Мәгариф һәм фән министрлыгы, Спорт чаралары дирекциясе, безнең предприятиеләр һәм, иң мөһиме, команаданы әзерләгән безнең кешеләр зур эш башкардылар», - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Җиңүчеләрдән Россия җыелма командасы тупланачак һәм ул Европа чемпионатына – Франциягә һәм дөнья чемпионатына Бразилиягә барачак. Ә Казан 2019 елдагы дөнья чемпионатына заявка бирергә планлаштыра.
«Безнең яшьләр перспективалы, - дип саный Татарстан Президенты. - Без 25 ресурс үзәге булдырырга тиеш. 5се быел булдырылачак, анда безнең яшьләр эшли алырга тиеш».
Рөстәм Миңнеханов кадрлар сәясәте белән шөгыльләнүче предприятиеләргә аерым рәхмәт белдерде.
Ул Татарстан Республикасы җылма командасы әгъзаларына, шулай ук ярдәм күрсәткән предприятиеләр җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды.
Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлегенең башкарма вице-президенты Виктор Черепов җыелышта катнашучыларны РСПП исеменнән сәламләде, аннан соң 3 ел эчендә башкарылган эшләр турындагы хисап нотыгы белән Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев чыгыш ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, ассоциациягә 108 Татарстан әйдәүче предприятиесе керә, оешмада барлыгы 316 әгъза санала. Ассоциациягә кергән предприятиеләрдә республика сәнәгать продукциясенең 80%ы җитештерелә.
Җыелыш барышында шулай ук ассоциация әгъзалары да чыгыш ясады.
Җыелышка йомгак ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Ассоциациянең төп бурычы – дәүләт белән багланышларда предприятиеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, шулай ук бизнес үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру», - диде.
Ул ассоциациягә яңа әгъзалар җәлеп итү эшен дәвам итәргә кушты.
Татарстан икътисады үсеше турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов республика продукциясенең 48%ы экспортка җибәрелүне әйтеп үтте. «Безнең төп партнерлар ситуациясе киеренке, республика икътисады үсеше темплары да фаразлардан артта, - диде Президент. – Икътисад үсешенең мондый түбән күрсәткечләре безне борчый, безнең предприятиеләр конкуренциягә чыдамлы булырга тиеш».
Татарстан \Президенты фикеренчә, беренче чиратта икътисадның инновацион секторын үстерергә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк.
Якындагы 10 елга Кама инновацион-сәнәгать кластеры перспектив булып тора. 2020 елга бурыч – кластерда сәнәгать җитештерүен өч мәртәбә арттырырга кирәк, диде Татарстан Президенты.
Татарстанның «Алабуга» МИЗ кебек эре һәм муниципаль дәрәҗәдәге зур булмаган индустриаль мәйданчыклары республика икътисады үсеше драйверлары булырга тиеш.Үткән ел гына индустриаль мәйданчыкларда 95 млрд сумлык продукция җитештерелгән.
«Безгә сәнәгатебез өчен «полуфабрикатлар» түгел, әзерлекле кадрлар кирәк», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук хезмәтне саклауның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын билгеләп үтте. «Актив эш алып баруга карамастан, ситуацияне үзгәртә алмыйбыз әле, - диде ул. – Предприятиеләр җитәкчеләре эш урыннарында иминлек техникасын үтәргә тиеш».
Тулаем Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе эшен уңай бәяләде.
Җыелыш азагында Татарстан Президенты ассоциация әгъзаларына бүләкләр тапшырды.