Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев Россиянең Иҗтимагый телевидениесе советы утырышында катнашты
2014 елның 27 мае, сишәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең Иҗтимагый телевидениесе советының чираттагы утырышында катнашты, ул беренче эшчәнлек елы нәтиҗәләренә багышланган иде.
Искә төшерәбез, Минтимер Шәймиев Иҗтимагый телевидениесе советы әгъзасы булып тора.
Россиянең Иҗтимагый телевидениесе 2013 елның 19 маенда эшли башлады. Беренче эшчәнлек елы нәтиҗәләре турында каналның генераль директоры, Халыкара радио һәм телевидение академиясе президенты Анатолий Лысенко доклад ясады.
Аннан соң, Совет әгъзалары каналның эшчәнлеге турындагы фикер алыштылыр. Финанслау ягыннан хәл катлаулы булуга карамастан, Россиянең Иҗтимагый телевидениесе эшчәнлеге тулысынча уңай бәяләнде. Каналның икътисад, ТКХ, сәясәт, мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендәге проблемаларны күтәрергә омтылуы билгеләп үтелде.
Утырышта катнашучылар каналның тагын бер үзенчәлекле ягына игътибар иттеләр, аның программаларында Россиянең иң ерактагы һәм иң кечкенә авыл һәм шәһәрләре турында да мәгълүматлар күренә. Кешеләргә шулай ук илнең тарихы, тарихи вакыйгалар һәм шәхесләр турындагы тапшырулар да ошый.
Утырыштан соң, Минтимер Шәймиев: “Бер ел элек кайбер тәнкыйтьчеләрнең, реклама булмау һәм финанс проблемалары булу сәбәпле, канал тиз ябылачак диюләренә карамастан, Россиянең Иҗтимагый телевидениесе яши һәм бу этапта реклама җәлеп итү белән шөгыльләнмичә дә, үзенең үсеш концепциясен дәвам итәчәк”, - дип хәбәр итте.
Ул шулай ук, Совет әгъзалары төп игътибарны, Иҗтимагый телевидениенең киләчәккә бурычларын билгеләп, төбәк телекомпанияләре белән элемтәләрне ныгыту һәм хезмәттәшлек итүгә юнәлттеләр, дип белдерде. Бу илдә җирле үзидарә органнарының хокукларын һәм вәкаләтләрен киңәйтү шартларында бигрәк тә актуаль.
Утырышта шулай ук Россиянең Иҗтимагый телевидениесе советының Татарстаннан икенче әгъзасы - Россия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз