Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Банкка кертемнәрне иминләштерү агентлыгы" («Агентство по страхованию вкладов») дәүләт корпорациясенең генераль директорының беренче урынбасары Валерий Мирошников белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев катнаштылар.
Очрашуның төп сәбәбе - "БТА-Казан" бинкын финанс сәламәтләндерү чаралары.
"БТА-Казан" банкына карата нинди финанс сәламәтләндерү чараларын кулланырга хәл ителгәне турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узачак махсус матбугат конференциясендә хәбәр итәчәкләр. Анда Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев һәм "Банкка кертемнәрне иминләштерү агентлыгы" («Агентство по страхованию вкладов») дәүләт корпорациясенең генераль директорының беренче урынбасары Валерий Мирошников катнашачак.
Матбугат конференциясенең туры трансляциясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында оештырыла.