"Корстон" кунакханә комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер энергияне сак тоту җайланмалары экспозициясен карап чыктылар. Күргәзмәдә «Данфосс» (Дания) компаниясенең җитештерү җайланмалары һәм технологияләре куелган иде.
«Данфосс» компаниясе азык-төлекне суыту, һаваны кондиционирлау, биналарны җылыту, электр двигательләренә идарә өлкәсендәге продукция җитештерү белән шөгыльләнә, шулай ук кояш һәм җил энергиясен куллану, җылылык белән үзәкләштерелгән тәэмин итү өлкәсендә эшли.
Рөстәм Миңнехановка VLT ешлыгын үзгәртеп кору җайланмаларын, су белән тәэмин итү хәл ителешләрен, шулай ук энергияне сак тоту өлкәсендәге күрсәткечләрне мониторинглау системасын күрсәттеләр.
Күргәзмәне карауда шулай ук Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер, «Данфосс» (Danfoss A/S) компаниясе президенты һәм башкарма директоры Нильс Бьорн Кристиансен да катнашты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Томас Винклер белән киңәйтелгән составта очрашты. Аннары очрашуда катнашучылар «Данфосс –Татарстан тәҗрибәсе һәм мисаллары» энергияне сак тоту технологияләре буенча конференция ачылышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.
Белешмә өчен:
Danfoss компаниясенә 1933 елда Дания инженеры Мадс Клаузен тарафыннан Нордборг шәһәрендә нигез салган, анда хәзер концернның штаб-квартирасы урнашкан.
Danfoss хосусый, гаилә компаниясе.
Danfossта 23 меңләп кеше эшли. Россиядә «Данфосс» ҖЧҖ - Danfoss компаниясе төркеменең кече компаниясе эшли. Россиянең 21 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да.