Бүген Казанда “Данфосс” - Татарстан тәҗрибәсе һәм мисаллары" энергияне сак тоту технологияләре буенча конференция узды. Чара ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер катнашты.
Республика башлыгы бу конференцияне үткәрү хакында, Давоста икътисади форум кысаларында килешенгән идек, дип искәртте. Дания энергияне сак тоту һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә лидер булып тора, дип билгеләп үтте ТР Президенты. “Без сезнең илдә бер генә тапкыр булмадык, сездә булган күп кенә эшләнмәләр, технологияләр Татарстанда гамәлгә куелды, - диде Р.Миңнеханов. - Энергияне сак тоту – бу көндәшлелеккә сәләтлелек, финанс тотрыклылык, энергетик һәм экологик куркынычсызлык”, - дип искәртте.
Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, соңгы 15 елда кабул ителгән һәм гамәлгә куелган программалар, шул исәптән "Danfoss" компаниясе белән берлектәгесе, тиешле нәтиҗә бирде. 3 елда энергияне сак тоту проектларына федераль һәм республика бюджетыннан, шулай ук товар җитештерүчеләр тарафыннан 16 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Р.Миңнеханов белгечләрнең квалификациясенә игътибарны юнәлтте. “Быел бу юнәлештә дәүләт һәм муниципаль учреждениенең 800дән артык хезмәткәре квалификацияләрен арттырды”, - дип билгеләп үтте ул.
“Danfoss" компаниясе кулланучыга якынрак булырга тиеш дип саныйбыз. Бу проектлау һәм файдалану дәрәҗәсендә зур нәтиҗә алырга ярдәм итәчәк. Бүгенге очрашу безнең өчен бик мөһим. Бүген энергияне сак тоту мәсьәләләре теләсә кайсы йортта һәм предприятиедә актуаль”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер, аларның иле белән Россия арасында мөнәсәбәтләр яхшы һәм тотрыклы булуын белдерде. “Россия Федерациясе белән Европа берлеге мөнәсәбәтләрендә билгеле кризис булуга карамастан, Дания Россия белән эшлекле элемтәләрне дәвам итәчәк”, - дип билгеләп үтте Томас Винклер. Ул Татарстанга беренче әле тапкыр гына килүен белдерде һәм Р.Миңнехановка җылы каршы алулары һәм конференцияне оештыруда катнашуы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Республика безнең өчен Россиянең өстенлекле төбәкләренең берсе”, - диде ул һәм бүгенге конференция Дания белән ТР арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда тагын бер адым булачагына ышануын белдерде.
Конференция кысаларында ТР Хөкүмәте белән "Danfoss A/S" компаниясе арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Килешүдә бюджет өлкәсе, торак фонд, икътисадның төрле тармагы, беренче чиратта, энергетика, капиталь төзелеш һәм ТКХ объектларында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәләрендә хезмәттәшлек итү каралган. Документка ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм "Danfoss A/S" компаниясе президенты, башкарма директоры Нильс Бьорн Кристиансен имза куйды.