Дәүләт, Россия нефть химиясе предприятиеләренең конкурентлы өстенлеге буларак, нефть химиясе эчке базарының актив үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта бүген Уфада “Зур химия” IV халыкара форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Ел саен әлеге форумда 600гә якын катнашучы җыела – тармак белгечләре һәм Россия иң эре компанияләренең вәкилләре, регионнар җитәкчеләре, якын һәм ерак чит илләре рәсми делегацияләре һәм бизнес вәкилләре, фән һәм тармак ассоциацияләре вәкилләре катнаша.
Пленар утырыш темасы – РФ нефть-газ продукциясенең эчке базары үсеше перспективалары. Шул темага нотык белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Ул беренче чиратта форумны оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Май ае ахырында Уфада җыелып бөтенебезне борчыган мәсьәләләр турында сөйләшү яхшы гадәткә әверелде”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
“Пленар утырыш – эчке базар үсеше – безнең ил нефть химиясе сәнәгате өчен хәзерге вакытта бигрәк тә актуаль, - дип ассызыклады ул. – Петербург икътисадый форумы кысаларында Россия Президенты Владимир Путин ипортны алыштыруга һәм үз базарыбызны милли җитештерүчеләргә кайтаруга игътибар итте”.
Р.Миңнеханов фикеренчә, нефть химиясе продукциясенә зур ихтыяҗны, җитештерү күләме һәм модернизацияләштерүгә инвестицияләр үсешенең каты темпларын һәм яңа көчләр булдыруны истә тотып, нефть химиясе нефть-газ сәнәгате артыннан Россия икътисадының локомотивы була ала.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, нефть химиясе продукциясе үсешенең темплары, бигрәк тә пластмассаны эшкәртү үсешенең темплары соңгы берничә елда ТЭП үсеше темпларыннан күпкә артык.
“Россиянең гаять зур эчке базары бар – бу Россия нефть химиясенең конкурентлы өстенлеге”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта акктив үсешкә дә потенциал бар: Россия, көнбатыш илләренә караганда, нефть химиясе продукциясен куллану күләме буенча күпкә артта кала. Хәзерге вакытта куллану елына бер кешегә 90 кг тәшкил итә, уртача дәрәҗә елына 270-300 кг булганда.
“Россия – нефть чыгару буенча дөнья лидеры һәм газ чыгару буенча икенче ил. Шул ук вакытта без бары тик дөньяда пластмасса күләменең 2%ын җитештерәбез һәм 10% - синтетик каучукны”.
Россиядә нефть химиясе тармагының продукцияне сату күләме елына 35-40 млрд сум тәшкил итә, АКШда – 425 млрд, Германиядә – 200 млрд, Кытайда – 300 млрд доллар тәшкил итә. Сәнәгате үскән илләрдә ТЭПта химия комплексы өлеше 9% тәшкил итә, ә Россиядә – 1,6%. СССР чорында химия һәм нефть химиясе продукциясе өлеше 10-12% тәшкил иткән.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, нефть химиясе потенциалын гамәлгә ашыру куллану тармакларын стимуллаштыру чаралары аша гына мөмкин. “Безнең илдә нефть химиясе продукциясенең эчке базары импортка җитди рәвештә бәйле, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – РФнең ВТОга керүеннән соң бу бәйлелек тагы да көчәйде”.
2013 елданефть химиясе продукциясен китерү күләме үткән ел белән чагыштырганда 5,1%ка кимегән – 25,5 млрд долларга кадәр, ә импорт күләме 4,9%ка арткан – 27,9 млрд долларга кадәр. Импорт сатып алулары структурасында күбесенчә кыбат бәяле югары технологияле товарлар өстенлек итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, нефть химиясе продукциясенә эчке ихтыяҗ арту темплары дөнья күрсәткечләренән алда барачак, бу үскән илләр белән чагыштырганда кеше башына уртача куллану күрсәткече ким булганга күрә. “Шуңа күрә полиэтилен, эре тоннажлы пластикларны җитештерү буенча игълан ителгән эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру очрагында кайбер экспертларның эчке базар тулылыгы турындагы мәгълүматлары белән килешеп булмый”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан предприятеләре, аның сүзләренчә, күпчелек продукция исемлеге буенча нефть химиясе базарында зур өлеш алып торалар. “Эчке базар потенциалы, кайбер сегментлар буенча импорның зур өлеше безнең өчен булган производстволарны төзекләндерү һәм яңаларны төзү буенча карарларыбызның сәбәбе булып торалар”, - дип әйтте ТР Президенты.
2013 елда Татарстанда синтетик каучукларны җитештерү 7,9%ка артты, полиэтиленны – 2,5%ка, полистиролны – 26,2%ка. Соңгы 12 ел дәвамында “Түбән Кама нефть химиясе” ел саен эре тоннажлы производстволарны гамәлгә кертә. Әйтик, 2014 елның апрелендә полистиролны җитештерүнең 4 чираты эксплуатациягә кертелде.
“Импорты алыштыру стратегиясе безнең өчен – бу үз технологик нигезне үстерү, югары маржинальле продукция чыгару да”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
2001-2012 елларда Татарстан предприятиеләренең пластик һәм каучук чыгару буенча Россия нефть химиясе көче үсешендә өлеше 80% тирәсе тәшкил итте. Этилен чыгару буенча “Түбән Кама нефть химиясе”, “Казаноргинтез”ның сәнәгать көчләре шул дәвердә 1,5 мәртәбә арткан һәм елына 1,25 млн тонна тәшкил итә.
“2020 елда Татарстан нефть химиясендә ел саен пластикны җитештерү 2,9 млн тоннага, каучукны – 1 млн тоннага җитәргә тиеш”, - дип хәбәр итте ТР Президенты.
Татарстанда нефть химиясе продукциясен төзелештә, юл төзелешендә куллану, нефть химиясе өлкәсендә кече бизнеска ярдәм буенча берничә тармак программасы кабул ителде. Бөтен программалар нефть химиясе продукциясенең эчке базары үсешенә юнәлдерелгән.
2013 ел нәтиҗәләре буенча җитештерелгәннән Татарстанда 1,42 млн тонна пластик – 30%ка якыны республикка эчендә эшкәртүгә җибәрелгән. “Безнең бурыч – республикада полимерларны эшкәртү күләмен тулаем җитештерүдән 50%ка кадәр җиткерү”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Полимерлы продукцияне куллануның тотрыклы зонасын булдыруны Татарстан Республикасы Президенты Түбән Каманы уңай мисал итеп китерде. “Түбән Кама нефть химиясе” продукциясен 13 кече һәм урта предприятие эшкәртә, 3 меңгә якын эш урыннары булдырылган, эшкәртү күләме 100 мең тоннадан артык, җитештерү күләме 10,5 млрд сумга җитә.
Төп факторлар турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта якорьлы эре тонажлы производстволарны чимал белән тәэмин итүне атады. “Кызганычка каршы, безнең “Зур химия” элеккеге форумнарында кабул иткән коллектив мөрәҗәгатьләргә карамастан, әлеге проект 2030 елга кадәр Россия Федерациясенең химия һәм нефть химиясе сәнәгатенең үсеше стратегиясенә кертелмәгән икәнен билгеләргә тиешбез, - дип әйтте Татарстан Президенты. – Чиста газларны – каучукларны җитештерү өчен иң кыйммәт чимал - пошлинасыз экспортлау чимал дефицитына, аңа нигезсез бәяләр үсүенә китерә”.
Ил масштабында эчке кулланышны стимуллау, механизмнар булмавы озак вакытлы проектларга инвестицияләрне тотрыклый.
“Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә нефть химиясе, нефть эшкәртү өлкәсендә проектларга приоритет инвестицион проектлар статусы бирү зарури дип саныйм,” – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук административ киртәләрне киметергә, кирәкле инфраструктураны дәүләт-шәхси партнерлык принцибында үстерергә, эчке базарны яклау буенча чараларны активрак кабул итәргә өндәде.
“Бүген эчке базарны үстерүдә бизнес-проектларга ярдәмнең конкрет дәүләт чараларына күчәргә кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Ил Президенты Владимир Путин Петербург икътисадый форумында ил производствосы үсешенең өстенлеге, импорт алыштыруның үсеше һәм эчке базарны үстерү буенча бизнеска, башкарма хакимияткә мөһим сигнал бирде. Нефть химиясе – күпчелек чиктәш өлкәләр өчен каты йогынтыны тәэмин итүче өлкә ул, дип саныйм”.