Илдар Халиков Горький исемендәге Яшел Үзән заводында кече ракеталы корабль корпусына нигез салу тантанасында катнашты
2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 21631 проекты буенча төзелгән кече ракеталы корабка нигез салу тантанасы узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Хәрби диңгез флотының кораллану буенча башкомандующие урынбасары, контр-адмирал Виктор Бурсук, “ Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” генераль директоры Иван Егоров катнашты.
Завод цехында кунаклар, завод хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары җыелды. Тантананы алып баручы хәбәр иткәнчә, 21631 проекты буенча төзелгән корабльгә Россия Хәрби-диңгез флоты баш командующие боерыгы буенча борынгы рус шәһәре “Орехово-Зуево” исеме бирелгән.
Ренат Мистахов кунакларны сәламләп, бүген аның предприятиесе җитештерә торган корабльләргә ихтияҗ бар, бүгенге корабль – җиденче, ә без барлыгы тугыз корабльгә контракт төзедек, дип белдерде.
Юрий Борисов белдергәнчә, бүген заводны техник яктан яңадан җиһазлау бара, иң мөһим бурычларның берсе - Кара диңгез флотын җиһазлау, һәм Горький исемендәге Яшел Үзән заводына заказлар артачак.
Үз чиратында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Президенты, ТР Хөкүмәте исеменнән предприятие җитәкчелегенә һәм завод хезмәткәрләренә аларның хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Илдар Халиков шулай ук РФ оборона министрлыгына заказлар өчен рәхмәт белдерде. Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводының киләчәген дә күрәбез. Без агымдагы елны гына түгел, ә 2015, 2016, 2017 елларны да күрәбез. Бу иртәгәге көнгә ышаныч бирә, диде ул.
Алга таба заводның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү булды.
Бу тантана кысаларында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисовка һәм Хәрби диңгез флотының кораллану буенча башкомандующие урынбасары, контр-адмирал Виктор Бурсукка А45-120 проектын тәкъдир иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.