Илдар Халиков Россиянең Юристлар ассоциациясе үзәк аппараты җитәкчесе Станислав Александров белән очрашты

2014 елның 30 мае, җомга
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россиянең Юристлар ассоциациясе үзәк аппараты җитәкчесе Станислав Александров белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР юстиция министры Лариса Глухова катнашты.

Ике яктан да катнашучылар оештыру мәсьәләләре, киләчәктәге хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Искә төшерәбез, Россиянең юристлар ассоциациясе – гражданнар инициативасы белән булдырылган бөтенроссия иҗтимагый оешмасы. Ул гамәли юристларны, галимнәрне, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерүче зур иҗтимагый оешма булып тора.

Россиянең Юристлар ассоциациясе эшчәнлеге, үз әгъзаларының тигез хокуклылык, законлылык, иреклелек һәм үзидарә принциплары нигезендә гамәлгә ашырыла һәм демократик җәмгыять булдыруда һәм хокукый дәүләт институтлары үсешендә катнашу максатыннан юридик җәмәгатьчелекне ныгытуга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International