Рөстәм Миңнеханов Тарсус шәһәрендәге татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган истәлекле плитага чәчәкләр салды

2014 елның 30 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мерсин провинциясенең Тарсус шәһәрендәге “Азнакай” паркында булды (Төркия Республикасы).

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукайга багышланган истәлекле плитага чәчәкләр салды.

Тарсус – Татарстан Республикасындагы Азнакайның тугандаш шәһәре. Шәһәрләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре 1997 елда килешү нигезендә билгеләнде. Татарстан Республикасына хөрмәт йөзеннән Тарсуста Татарстан урамы һәм “Азнакай” паркы барлыккак илде. Ике ел элек әлеге шәһәр паркында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге бульвар ачылды.  

Татарстан кунакларына “Азнакай” паркында концерт оештырылды. Рөстәм Миңнеханов белән Мерсин провинциясе губернаторы Шәүкәт Җан “Тарсус” фольклор коллективы чыгышын карадылар һәм паркта агачлар утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International