Бүген, 2014 елның 2 июнь көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Юл тарихлары: чирек гасыр Эхо белән” автойөрүдә катнашучылар белән очрашуы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында трансляцияләнәчәк (www.prav.tatarstan.ru).
Чара Казан үзәгендә, Казан Кремленең Спасс манарасы янында узачак.
Рөстәм Миңнеханов автомобильләрне карап, автойөрүдә катнашучылар белән сөйләшер дип көтелә, шулай ук ул “Эхо Москвы” радиостациясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктовка интервью бирәчәк.
Чарада интернет челтәрен кулланучылар виртуаль катнашучы була ала. Трансляциягә сылтама белән банер Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталының баш битендә урнаштырылачак.